Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

10 КӨН КАЛДЫ: 14 октябрьдән телевизорны ничек карыйбыз?

2019 елның 14 октябреннән Актаныш районы халкы цифрлы телевидение карауга күчә. Аналог телевидение күрсәтүдән туктаячак.

Цифрлы телевидениене аналогтан ничек аерырга?


 Әгәр телевизорыгызның бер почмагында, мәсәлән, “Беренче канал”, “Россия”, “НТВ”, “Бишенче” каналларда, А хәрефе язылса, димәк, сез аналог телевидениесен карыйсыз. Районда 4200 хуҗалыкта кабельле телевидение күрсәтә, шулай ук ай-пи, спутник телевидениене караучылар күп. Соңгыларында цифрлы телевидениегә күчү проблемасы юк. Аналог телевидениесен караучыларга цифрлы телевидениегә күчү өчен махсус приставка сатып алырга кирәк. Приставка сатуга чыкты. Аны почта элемтәсе үзәгеннән, электрон товарлар сатыла торган кибетләрдән алырга була. 

Приставка алырга дәүләт ярдәм итә

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, приставка өчен, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган күпбалалы яки инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә социаль яклау бүлеге аша 1000 сум күләмендә компенсация түләнүен хәбәр итте (яшәү минимумы 9407 сум-авт.). Шулай ук 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионер инвалид гаиләсенә компенсация каралган. Бу очракта җан башына керем 20000 сумнан артмаска тиеш. Бүген Актаныш районында яшәүче 15 граждан, социаль яклау бүлегенә приставка сатып алган касса чегы һәм паспорт белән компенсация сорап мөрәҗәгать иткән, акча алуга ирешкән. 

Аналог телевидение тулысынча сүнми

Электр элемтәсе үзәге җитәкчесе Ринат Хәернасов:
–14 октябрьдән районда 2 мультиплекс, 20 канал, цифрлы телевидение кала. Безгә килеп ирешкән соңгы хәбәрдән аңлашылганча, аналог телевидение тулысынча сүнми. Аналог форматта ТНВ һәм район телевидениесе күрсәтүен дәвам итә, шулай ук җирле телевидениене ай-пи тв аша карап була һәм озакламый күпфатирлы йортларда яшәүчеләр яңарак кертелгән кабельле телевидение аша карый алачаклар. Яңа сатып алынган телевизорларның барысы да ДВП-Т2 стандартындагы цифрлы телевидениедәге каналларны тота. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев