Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2020 елның 20 нче баласы

Илчебайдан Зөһрә Вәҗетдинова 3 бала әнисе булды. Бу бәхет аңа быелның 14 февралендә килде: көтеп алган нарасыйлары Әминә дөньяга аваз салды.

18 февраль көнне аны бала тудыру йортыннан каршы алырга әтисе, ике яктан да әби-бабайлары, туганнары бергә җыелды. Кулларында – чәчәкләр, шарлар, йөзләрендә – елмаю. Кечкенә баланы тәүге кат күрү, әти-әни йортына алып кайту мизгелләре һәрвакыт истәлекле, онытылмас хисләр уята. 

Әминәнең туу турындагы таныклыгын районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева тантаналы төстә тапшырды. Татарстан Президентының котлау хатын да укып бирде. “Әминә Алмаз кызы ЗАГСның истәлекләр китабында 2020 елның 20 нче баласы дип теркәләчәк”, –  дип тә әйтте.

– Сезнең тормышыгызда бүген – истәлекле, мөһим вакыйга. Тигезлектә үстерергә язсын.

Шулай итеп, Алмаз һәм Әминә Вәҗетдиновлар күп балалы гаиләләр исемлеген тулыландырды. Олы уллары Исламга– 5, кызлары Ясминәгә – 3 яшь. Аларга да Әминәнең абыйсы һәм апасы дигән яңа титул өстәлә.

– Өченче балабызны да без бик көтеп алдык. Тигезлектә карап үстерү насыйп итсен. Күп балалы гаилә – әти-әни куанычы ул. Балаларыбыз бәхетле, сау-сәламәт булсын, – дип эчке куанычлары белән уртаклашты Вәҗетдиновлар.

– Бәбиегез туу белән тәбрик итәбез. Илгә файда китерсеннәр. Пар канат астында, тәртипле, игелекле, тәүфыйклы булып үссеннәр, – дип теләде әби-бабайлар да.

“Бергә тапканнар, бергә карасыннар, бергә картайсыннар”, – дип тә өстәде алар.

– Алмаз да, Зөһрә дә безнең “Нур” хуҗалыгында эшли. Кызыгыз Әминәне алып кайтуыгыз уңаеннан чын күңелдән тәбриклим. Бәхетле, сәламәт, тәүфыйклы бала, ата-аналы – алтын канатлы булсын, – дип, Фәнүсә Баянова исә котлауларын хуҗалык җитәкчелеге исеменнән ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев