Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның җинаять эшен тикшерү тәмамланган

Чита өлкәсендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Төмән егете Рамил Шәмсетдиновның җинаять эшен тикшерү тәмамланган.

Гыйнвар аенда хәрбиләр арасындагы уставтан тыш мөнәсәбәтләр буенча суд утырышы булачак. Гаеплеләр барсы да гаепләрен таныды, дип белдергән Шәмсетдиновны яклаучы адвокатларның берсе Руслан Нагиев.

Солдатларны җәберләүче хәрбинең исемен әйтмиләр, әмма аның үз гаебен тулысынча тануы билгеле.  

Шулай ук, Шәмсетдиновның хезмәт хакы күчерелә торган банк карточкасын тартып алу һәм аннан акча урлау факты буенча да тикшерү бара.  

Шәмсетдинов үзе әлеге вакытта Мәскәүдә медицина тикшеренүе үтәргә озатылган.  

Адвокат әйтүенчә, Шәмсетдиновны өч тәүлек йоклатмыйча каравылда торырга мәҗбүр итәләр. Каравылдан соң башы белән унитазга тыгып тончыктырабыз дип куркыталар. “Аның бик нык йокысы килгән, нишләгәнен аңламаган. Аткан вакытта ул беркемне дә ишетмәгән, аңламаган”, - дип сөйләгән адвокаты. Шәмсетдинов хәзер бу адымына бик нык үкенә, ул беркемне дә үтерергә теләмәгән идем, дигән.  

Автор : Әсәдуллина Эльвира

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27679

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев