Актаныш

90 яше тулды, медаль белән бүләкләнде

Пучы авылында яшәүче Әхтәм Газетдинов 90 яшьлек юбилеен каршылады һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль белән бүләкләнде.

undefined

Дәүләт бүләген аңа 25 март көнне район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров тапшырды. Тыл һәм хезмәт ветеранын тәбрикләп, исәнлек-саулык, тазалык-байлык теләде.Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының күчтәнәч кабын, ихлас теләкләрен җиткерде.

Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуртдинов һәм Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе урынбасары Әсләм Зарипов барлык авылдашлар, хезмәтчәннәр исеменнән котлады. “Балаларыгыз-оныкларыгыз сөенечендә, куанып яшәргә язсын. Бик хөрмәт итәбез сезне”, – диде алар, авылның хөрмәтле кешеләренә ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтеп.

Әхтәм Газетдинов гомер буе Нур Баян исемендәге хуҗалыкның терлекчелек тармагында хезмәт куйган. Алдынгылыкка ирешүдә, продукция җитештерүне арттыруда аның да тырышлыгы салынган.

Реклама

Юбилярның сүзе кыска, әмма аңлаешлы, үтемле иде: “Рәхмәт барыгызга да, искә алганыгыз өчен. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укырга кирәк.Бүгенге тормыштан бик канәгать. Бәхет түгелмени бу: рәхәттә гомер итәбез бит. Балалар да тәүфыйклы, исән-сау яшәсен”.

“12 яшеннән башлап, 70 яшенә чаклы хезмәт куйды. Авырлыкларны күп күргән. Иң нык кыенлык Әхтәм җилкәсенә төшкән. Ә хәзер, әлхәмдүлилләһ, бик рәхәт яшибез. Барысы да бар, еллар имин, җаныбыз тыныч булсын. Сугышлар чыкмасын. Сәламәтлек белән яшәргә язсын”, – дип сүзгә кушылды тормыш иптәше Бания апа.

Әхтәм абыйның да, Бания апаның да бишәр баласы бар. Ике гаиләдә дөньяга килгән алар. Бер урамда гаилә дуслары булып яшәгәннәр. Бания апаның тормыш иптәше дөнья куеп, кырыгы җиткәндә, Әхтәм абыйның хатыны вафат була. Туксанынчы еллар башы, әнә шулай, аларның язмышын көтелмәгән якка үзгәртеп куя.

Алдагы тормышны бергә алып барырга кирәк дигән фикергә киләләр. Менә инде 29 ел,иңне-иңгә куеп, тату гомер кичерәләр. 10 бала туганлашып бетә, дус-тату, бер-берсе өчен олы терәккә әверелә.

Бу язманы тулысынча Газетабызның алдагы санында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: