Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ БОЗЫНДА - АЛКИНО СОЛДАТЛАРЫ: “Лачын” боз-спорт сарае хоккейчы солдатларны кабул итте (+ БЕЗНЕҢ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

5 -12 февраль көннәрендә Актанышның “Лачын” боз-спорт сарае Башкортстанның Чишмә районы Алкино-2 хәрби поселогындагы 12нче санлы гвардия инженер-саперлык бригадасы солдатларын кабул итә.

Шул рәвешле хәрби хезмәтләрен Башкортстанда үтүче 18 егет Актаныш бозында Үзәк округта үтәчәк спартакиадага  әзерләнә.  Әлеге спорт чарасы инженер гаскәрләре арасында оештырылып, үз эченә хоккей спортын да ала. 


Республика хөкүмәте тәкъдиме белән, Актаныш районы 2007 елдан башлап  ил күләмендә урнашкан хәрби частьләр белән элемтә тота. Дистә елдан артык вакыт эчендә район Мәскәү  өлкәсендәге Чехов шәһәре, Оренбург, Самара өлкәләрендәге хәрби частьләр белән тыгыз элемтә булдыруга ирешкән. 


2013 елдан исә Актаныш  “Алкино-2” хәрби шәһәрчеге белән дә алга таба хезмәттәшлек итү хакында килешү төзи. Аның нигезенә үзара ярдәмләшеп эшләү, хәрби хезмәткә райондашларыбызны шунда җибәрү кебек максатлар салынган.  Бу нисбәттән 18 октябрь көнне 12нче санлы гвардия инженер-саперлык бригадасында  татар ашлары көне дә оештырылды. Актаныш район хәрби комиссариаты һәм район җитәкчелеге үзенчәлекле бәйрәмгә матур бүләк тә ясаган иде: милли ризыкларыбыз чәк-чәк, кош теле һәм башка тәмле ризыклар алып,  моңлы җырчыларыбыз белән хәрби частькә кунакка барды алар. 


“Лачын” боз сараенда хоккей буенча тренировкалар да югарыда телгә алынган хезмәттәшлек нигезендә башкарыла. Бер атнага Актанышка килгән солдатлар арасында үзебезнең район егетләре өчәү. Булат Фәттахов, Артур Харисов, Илдар Гапсәламовлар – алар хәрби хезмәт бурычларын Алкинода үти. 


Бүген хоккей спортын үз иткән ил сакчылары белән Актаныш районының башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, мобилизация эшләре буенча район башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов, районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗановлар  очрашты. 12нче санлы гвардия инженер-саперлык бригадасы командирының физик әзерлек буена ярдәмчесе югары дәрәҗәдә кабул итү оештырган өчен  район җитәкчелегенә  рәхмәт сүзләрен ирештерде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев