Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш имамнарына шаһәдәтнамәләр тапшырылды

Очрашу Коръән аятьләре уку, дога кылу белән башланды

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, казый, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров Актанышта имамнар белән күрешеп сөйләште. “Яшьлек” мәдәни үзәгендә үткәрелгән чара Актаныш районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган. Төп сәбәбе – шаһәдәтнамәләр, Рәхмәт хатлары тапшыру. Шулай да, динебезне куәтләү, аралашу, араларны якынайту нияте өстенрәк иде.

Чараның Мәүлид аенда үткәрелүе аңа тагын да күркәмрәк төс бирде. Очрашу Коръән аятьләре уку, дога кылу белән башланды. Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин район үзәгендәге һәм авылларыбыздагы мәчетләрнең торышы белән таныштырды. “Рабигуль-әүвәл аенда пәйгамбәребезгә күбрәк салаватлар әйтергә тырышабыз. Киләчәктә дә Коръән кушканнарны үтәп, пәйгамбәребезнең сөннәтен саклап яшәргә насыйп булсын. Мөхтәрәм имамнарыбыз, мөбарәк кичәләрне безгә Аллаһы Тәгалә бүләк иткән. Шушы кичәләребезне искә алсак иде”, – диде хәзрәтебез.

Шаһәдәтнамәләр Актаныш районы мәчетләрендә эшләүче имамнарыбызга нәзарәт тарафыннан оештырылган курсларда алган гыйлемнәрен раслый. Әлеге документ аларга мәчет-мәхәлләләрдә дини эшчәнлек алып бару өчен кирәк.

“Имам-хатыйблар, имамнар дини эшчәнлегендә рөхсәт кәгазенә нигезләнәләр. Ул – шаһәдәтнамә. Мөфтият, мөфти хәзрәтебезнең раславы, мәхәлләнең тануы белән тапшырылган ышаныч кәгазе ул. Ягъни – указ. Указлы мулла дигәнне аңлата. Элекке китаплардан укып беләбез. Аны Уфа шәһәренә барып алганнар”, – диде Равил хәзрәт.

Ул шаһәдәтнамәнең тормыштагы кирәклеген түбәндәгечә аңлатты: “Аллаһның рәхмәте илә, имамнарыбыз ике елга бер тапкыр аттестация узып, курсларда гыйлемнәрен күтәреп, сынауларны үтеп, шушы рөхсәт кәгазенә ия булалар. Шуңа нигезләнеп, мәхәлләдә, мәчеттә дини эшчәнлек алып баралар. Бу кәгазьнең тәэсире зур. Нинди генә оешмага керсәң дә, шушы документны сорыйлар. Банк эшчәнлеге, башка теркәү хезмәтләрендә аның кирәге чыга. ТР Диния нәзарәте җирле вазгыятьне өйрәнеп, мәхәлләдә тынычлык булсын дип, халыкның теләгенә җавап итеп, шушы мөһим язуны бирә. Һәрбер имам Рәсәй кануннарына, Коръәнгә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд  сөннәттенә каршы килмәскә, диннән тайпылмаска кирәклеген белә, вәгъдә бирә”.

Районыбыздагы дини эшчәнлеккә бәя биреп, болай диде: “Районнар буйлап йөрибез, очрашабыз, мөхтәсибәтләрдә булабыз. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте илә, Татарстаныбызда 48 мөхтәсибәт, 1600гә якын мәхәллә-мәчет эшли. Актаныш мөхтәсибәте күркәм, абруйлы урын били. Һәрьяктан тәртип, күркәмлек хөкем сөрә. Имамнар, имам-мөхтәсиб кулга-кул тотынышып, бергә хезмәт итәләр”.

Шаһәдәтнамәләр тапшыру белән беррәттән, Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәтенең, район мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары да ияләренә барып иреште.

Равил хәзрәт имамнарның алда булучы кеше икәнен әйтте. Биш вакыт намазда гына түгел, тормышта-хәяттә, күршеләргә, авылдашларга, райондашларга үрнәк күрсәтү сорала. 

Чарада район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова да катнашты.

Рәйхан Галимҗанова районыбыз имамнарына район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Сез – авылларда иң күркәм холыклы, иң мөхтәрәм затлар. Халык дин

мәсьәләсендә сезгә таяна. Алга таба да, бергәләп, максатларны уртак итеп эшләргә язсын”, – диде ул.

Татарстан Диния назәрәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Рәхмәт хатлары күркәм гомер бәйрәмнәрен каршылаучы имамнарга тапшырылды. Актаныш мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары да ияләренә барып иреште.

Милләтләр һәм динара татулыкны ныгыту, нәзарәт белән тыгыз хезмәттәшлек алып барулары өчен районның имам-мөхтәсибе Руслан Рөстәм улы Мортазин, Актанышның аксакаллар шурасы җитәкчесе Ләес Муллагали улы Галләмов Татарстан мөселманнары Диния назәрәтенең “Бердәмлек” медаленә ия булдылар. Әлеге бүләкләрне аларга Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, казый Равил хәзрәт Зөфәров тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев