Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ ЮЛЛАРЫНДАГЫ ИСЕРЕК "ГЕРОЙЛАР": Актанышта тагын машина рулен саф һавага "алыштыручылар" артты

Хәмер кулланып руль артына утырган берничә райондашыбыз, үз теләкләре белән, җәяүлеләр сафын тулыландырачак.

Руль артына исерек хәлдә утыруның аяныч нәтиҗәләр китереп чыгаруы хакында даими ишетелеп торса да, кайберәүләр исереккә диңгез тубыктан икәнен исбат итеп тора.  10 декабрьдән 16сына кадәр аралыкта Актаныш районында да руль артына эчкән хәлдә утыручы ике ир заты ЮХИДИ хезмәткәрләренә килеп капкан. 


Нәтиҗәдә, Актаныш авылында гомер итүче 1976 елгы ир уртасы абзый һәм Әҗәкүлдә яшәүче инде акыл утыртырлык 37 яшьлек ир-ат, үз теләкләре белән,  җәяүлеләр сафын тулыландырачак. Октябрь ахырында гына ул исемлеккә 5 райондашыбыз “дәгъва кылган” иде. 


Хәер, бер авызларына хуҗа була алмаучы мондый затларның җәяү йөрүе, бәлки, юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен яхшырактыр да әле. Тәҗрибә күрсәткәнчә, исерек килеш руль артына утыручылар күп очракта аварияләрнең төп сәбәпчесенә әверелә бит. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев