Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта элмә такталар русча һәм татарча да язылырга тиеш

Әлеге максатка ирешү бүген ни дәрәҗәдә?

Татарстан Республикасында, Актанышыбызда авыл, урам исемнәре, оешмаларның элмә такталары ике дәүләт телендә язылырга тиеш. Ярты ел элек брифингта шушы темага җитди сөйләшү алып барылган иде. Әлеге максатка ирешү бүген ни дәрәҗәдә? 27 февраль көнне үткәрелгән сөйләшүдә шуны ачыклау бурычы куелды.

undefined

“Актаныш районында дәүләт телләре турында законның үтәлеше, ирешелгәннәр, куелган бурыч-максатлар” дигән темада үтте ул. Бу мәсьәләнең үтәлеше буенча республикада киңәшмәләр уза, урыннарга чыгып тикшерүләр алып барыла.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева:

– Республиканың барлык рәсми сайтларында норматив-хокукый документларны ике телдә урнаштыру буенча эш алып барылды. Тәрҗемәче штаты будырылды. Безнең районның рәсми сайтында да документлар 100 процент ике телдә дә язылган. Сайтның яңалыкларын карап барабыз. Аңа карата таләп үтәлә. Соңгы айда 157 хәбәрбирелгән. Һәм алар да – татар һәм рус телләрендә.

Гражданнар нинди дәүләт телендә мөрәҗәгать итә, шул телдә җавап алырга хокуклы. Монысы да безнең районда 100 процент үтәлә. Русча сорауга – русча, татарчага – татарча җавап бирелә.

undefined

Ләйсән Фоат кызы җитешсезлекләр турында да сүз кузгатты:

– Берничә пункт буенча эшләп бетерәсебез бар. Сату урыннарында “Уголок покупателя” стендларының татарчасы да язылырга тиеш. Исемнәр ике телдә булу шарт. Экспертлар, кисәтмичә генә, районыбызга килеп, кибетләрне карап чыгалар. Йортларга беркетелгән урам исемнәре язылышын, оешма-предприятиеләрнең беркетмә такталарын да карый алар. Мәгариф, мәдәният объектлары күздән үткәрелә. Фотога төшереп, республика дәрәҗәсендә анализ ясала. Чынлап та, районда авыл, урам исемнәре законга яраклы итеп эшләнеп бетмәгән әле. Дәүләткә, муниципаль берәмлекләргә карый торган юлларга да кагыла ул. Күрсәтмә билгеләр, язулар икетеллелек таләпләренә туры килми. Авыл, елга исемнәрен татарча һәм русча яздыртып бетерү таләбе барыбызга да кагыла. Игътибар итсәк, бездә күп урында алар бер телдә генә күрсәтелгән.

 

Бу хакта тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев