Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Акыллы электр исәпләгечләре” вакытны да янга калдыр

“Акыллы электр исәпләгечләре” хакында халыкта әледән-әле сораулар туып тора. Чөнки әлеге җиһаз хакында күпләр хәбәрдар түгел. Кайбер сорауларга ачыклык кертергә теләп, Актаныш районы электр челтәре җитәкчесе урынбасары Айрат Исламовка мөрәҗәгать иттек.

– Районда “Акыллы электр исәпләгечләре” кую дәвам итә. Айрат Зөфәрович, аның өстенлеге нидән гыйбарәт?

– “Акыллы электр исәпләгечләре” – ул интеллектуаль исәпкә алу системасы. Бу нәрсәне аңлата соң? Беренчедән, электр исәпләгечләре күрсәткечләрен өйдән-өйгә җыеп йөрү таләп ителми. Абонентларга да ай саен электр күрсәткечләрен электр челтәр оешмасына тапшырырга кирәкми. Әлеге исәпләгечләр ай саен күпме электр күләме тотылганын үзләре челтәр компаниясенә автомат рәвештә тапшырып бара. Тарифны сайлап алу һәм алмаштыру мөмкинлеге бар, ә электр куллануны интернет аша шәхси кабинетта күзәтеп була.

– “Акыллы электр исәпләгечләре” аварияләр була калса, аларны да кисәтә аламы?

– Электр челтәрендә көчәнеш яки чыбыклар начар булган очракта, “акыллы исәпләгеч” автомат рәвештә электрдан аерып, хәвеф-хәтәрдән саклап кала ала. Әлеге мәгълүмат шулай ук дистанцион рәвештә челтәр компаниясенә җибәрелә һәм электромонтерлар үз чиратында авария булган урынны авыл буйлап эзләп йөрмичә, үз көчләрен билгеле ноктада килеп чыккан вазгыятьне төзәтүгә юнәлдерәчәк.

– Әлеге “Акыллы электр исәпләгечләре” кем хисабына куела?

– Электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алу системаларын урнаштыру буенча барлык чаралар да челтәр оешмасы хисабына уза. Моннан тыш, аларны карап тотуга, ремонт ясауга һәм төзек булмаган исәпкә алу җиһазларын алмаштыруга да, эксплуатацияләүгә дә чыгыгымнар алга таба да “Челтәр компаниясе” ААҖ хисабына башкарылачак. Куллану вакыты чыккан исәпләгечләрне алыштыруны да оешма хисабына башкару күздә тотыла.

2020 елда шундый 1658 электр исәпләгече куелачак. Бүгенге көндә исә 1370 “Акыллы электр исәпләгечләре” куелды инде. Шуның 1000нән артыгы Актаныш авылында.

Акыллы исәпләгечләрне кую алдагы елларда да дәвам итәчәк.

– Йортларында вакытлыча гына яшәүчеләргә үзләре киткәндә электр автоматларын аерып китәргә кирәк буламы?

– Вакытлыча гына кайтып-китеп йөрүче якташларга кирәк булганда өйнең утын аерып тору өчен электр исәпләгечләренә кадәр куелган автоматларны аермауны, ә өй эчендәге автоматны гына аеруны сорыйбыз.

Сорауларыгыз булса, якшәмбе-җомга көннәрендә 5-13-24 телефоны аша хәбәргә чыга аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев