Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Белгечләр коронавирустан соң реабилитация кирәк булуын искәртә

Йөрәгенә операция ясалган, шикәр диабеты, симерү, бөер һәм тромбоз авырулары булган пациентлар өчен дәвалап бетерелмәгән пневмония аеруча куркыныч тудыра.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа коронавируслы Covid-19 инфекциясеннән яки гадәти вируслы пневмониядән соң, һичшиксез, сәламәтлекне ныгытырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәйсханова сөйләде.

«Безнең пациентлар терелгәннән яки стационардан чыкканнан соң табибларга мөрәҗәгать итүдән туктады. Кызганыч, яңа коронавирус инфекциясе яки үпкәләр ялкынсыну вирусы булганда, һәр очракта бу коронавирус йогышы булмаса да, пациентларның диспансерда күзәтелүе таләп ителә», –дип искәртте спикер.

Табиб сүзләренчә, өзлегү терелгәннән соң беренче көннәрдә түгел, ә соңрак башланырга мөмкин.

Шикәр диабеты, симерүе, бөерләрнең хроник авыруы, йөрәккә операция, тромбозлар, ишемик авыруы булган пациентлар өчен ул аеруча куркыныч. Моннан тыш, ир-ат җенесеннән булу үзе үк риск төркеменә керә, диде белгеч.

«Пациент стационардан сәламәтләнүнең клиник билгеләре белән чыкканда яки поликлиника шартларында гына дәваланса да, ул табиблар күзәтүендә калырга тиеш», – дип йомгак ясады Фәйсханова.

Әгәр Татарстанда яшәүче кеше авыруның авыр формасын кичерсә, аңа хастаханәдән чыкканнан соң якындагы көннәрдә участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

https://tatar-inform.tatar/news/health/19-08-2020/belgechl-r-koronavirustan-so-reabilitatsiya-kir-k-buluyn-isk-rt-5764626

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев