Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бер райондашыбыз янгын корбаны булды

Бүген 2 сәгать 1 минутта  Глонасс +112 системасы аша гадәттән тыш хәлләр бүлегенә  Такталачык авылында янгын чыгу турында хәбәр керә.

 

Янгынны  күреп алган граждан йорт хуҗасын коткару өчен йорт тәрәзәсен ватып,  аңа чыгу юлына килергә булышканда күздән югалта. Янгын-коткару хезмәткәрләре килеп җиткәч тә аның кайдалыгын төгәл әйтүче булмый.

13 минуттан соң вакыйга урынында “Таң” хуҗалыгының  янгын сүндерү машинасы килә.  Ул вакытка инде ут агач йортның түбәсен тулысынча колачлап алган була.

2 сәгать 23 минутта бирегә районнан янгын сүндерү хезмәткәрләре килә. Янгынның күрше корылмаларга (маллар өчен сарай, гараж)  да таралу куркынычы туа. Берничә минуттан урынга “Нур” хуҗалыгының янгын сүндерү машинасы да килеп җитә.

Сәгать өч тулганда янгын тулысынча сүндерелә. Шул вакытта зал ягының тәрәзә буенда 1979 елгы йорт хуҗасының мәете табыла. Янгын мәйданы 80 квадрат метрны тәшкил иткән.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев