Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чик сакчылары бердәмлек күрсәтте

Бүген чик сакчылары һәйкәл ачылу тантанасын билгеләп уздылар

Актанышның Җиңү паркында чик сакчыларына һәйкәл сафка басты. Аның рәсми ачылышы 1 июль көнне ветеран-хәрбиләр катнашында узды. Алар - ил алдындагы изге бурычларын чик сагында уздырган райондашларыбыз. Әлбәттә, күпләре әлеге сәгатьтә эштә булулары һәм башка сәбәпләр аркасында әлеге тантанада катнаша алмады. Шуңа карамастан, чара патриотик хискә бай чик сакчыларының бердәмлеген күрсәтте.

Кайчандыр илебез чиген саклаган ир-егетләрнең бердәмлеген исбатлаучы һәйкәлне дә алар үз инициативасы һәм үз хисапларына төзеп куйдылар. Район җитәкчелеге һәм ветераннар оешмасы бу тәкъдимне хуплап, ярдәм кулы сузды. Теләктәшлек белдерүчеләр шактый җыелды.

Чараны ветеран-чик сакчысы Илшат Измайлов алып барды. Район авылларыннан җыелдылар, хәтта Чаллыдан кайтучылар да бар иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев катнашты. Ул әлеге чараны тарихта кала торган бәйрәмгә тиңләде. Балалар, оныклар белән килеп, аларга Ватан төшенчәсен аңлата, илне саклаучыларга хөрмәт уята торган урынның Актанышта барлыкка килүенә уңай мөнәсәбәтен белдерде.

-Сез чын мәгънәсендә ир-атлар бердәмлеген күрсәттегез. Шушы сыйфат безнең халкыбызда кими барган кебек иде. Сез сүзегездә торуыгыз, шушы эшегез белән бердәм булуыгызны күрсәттегез. Рәсәй халкы бердәмлеге аркасында күпме сугышта җиңеп чыкты, азатлыкка иреште. Тыныч тормышта яшибез. Безнең үсеп килүче улларыбыз да, сезнең кебек үк илебезнең күрке булып, аның данын якларлык чын-ирләр дәрәҗәсенә ирешсеннәр иде, - дип, Илшат Габделхәев изге теләкләрен ирештерде.

Тантанада медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мондый һәйкәл Иске Сәфәрдә дә төзелде. Киләсе елда Татар Ямалысында да булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев