Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов: Һөнәргә тиз арада өйрәтә торган үзәкләр кирәк

“Микробизнес, кече бизнес өчен белгечләр әзерләү кирәк", - диде Татарстан Президенты.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Аерым һөнәрләргә кыска вакыт эчендә өйрәтә торган үзәкләр кирәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пирамида"да Татарстан Президенты каршында Эшкуарлык советының XIII киңәйтелгән утырышында шулай дип әйтте. Биредә кече һәм урта бизнес өчен кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү мәсьәләсе күтәрелде.

Әлмәт шәһәре “Тандем” күңел ачу үзәге директоры Ульяна Мөхәммәдиева белгечләрнең зуррак шәһәрләргә китү проблемасын билгеләп узды. “Түбән хезмәт хакы диләр, ә минем күңел ачу үзәгендә кайберләренеке Казандагы эш хакыннан да югарырак. Казанда, эш эзләп кечерәк шәһәрләрдән, шул исәптән, Әлмәттән килгән хезмәткәрләр бар. Димәк, без кайсыдыр этапта күрешмәгәнбез. Хезмәткәрне тиз таба торган берәр мәйданчык кирәк”, - диде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кыска вакытлы 900 укыту программасы булуын әйтте.

“Өч ай, ярты ел өйрәнеп булырлык белгечлекләр дә бар. Безгә кешеләр һөнәрле булып, акча эшләве мөһим. Микробизнес, кече бизнес өчен кирәкле белгечләр әзерләү кирәк. Моның өчен һөнәргә тиз өйрәтә торган үзәкләр булу мөһим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195306/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев