Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘХЕТЛЕ ОЧРАК: Актанышның яшь парлары самолётлар янәшәсендә фотосессия ясады (+ФОТОЛАР)

Бу көнне гаилә булып теркәлгән яшь парлар да авиашоуга килгән самолетлар янында фотосессия оештырды.

17 август көнне Актанышта киң масштаблы тамаша – авиашоу үтте. Бүгенге көндә аэропорты булмаган район үзәге өчен мондый төр чара эксклюзив иде, билгеле. 

Бу көнне гаилә булып теркәлгән яшь парлар да авиашоуга килгән самолетлар янында фотосессия оештырды. Шул рәвешле 17 августта Актанышта үткән матур чара гаилә архивларына да теркәлде. 

Бәхет елмайган кавышучылар арасында Альбина һәм Ринас Әнвәровлар да бар иде. Актаныш егете белән Богады авылы кызы нәкъ шул  көнне балдаклар алышып, гомергә бергә булырга вәгъдә бирешкән. Бәхетләрегез – гомерле, гомерләрегез бәхетле булсын, яшьләр! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев