Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ КЫЗЫК: Актанышта матур даталарда өйләнешүчеләр сирәк, әмма бездә башка мода бар

Ә менә Актаныш гашыйкларының мондый матур даталарга исе китми булып чыкты.

Һәр елда да гаилә кору өчен нинди дә булса серле, бәхетле һәм, яшьләр өчен аеруча мөһиме -  матур даталар була. Быел мондый матур даталарның икесе  нәкъ менә туйлар гөрли торган август аена туры килде. 

08.08. 2018дә генә дә Татарстан буенча йөзләгән пар язылышты. Шундый ук “бәхетле”исеме алган датаны өйләнешүче парлар бу атнаның шимбәсендә көтә. 18.08.2018ендә дә үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә теләүчеләр бик күп булачак дип фаразлый ЗАГС хезмәткәрләре. 

Ә менә Актаныш гашыйкларының мондый матур даталарга  исе китми  булып чыкты. 8 август көнендә, мисал өчен, районда бер генә туй да теркәлмәгән. 18 августта да гайре табигый җанлылык көтелми районның ЗАГС бүлегендә. 

Гомими алганда исә, 16, 17, 18 август көннәрендә Актанышта барлыгы 7 гаилә теркәләчәк, шуларның өчесе – матур датада, чөнки ул шимбәгә туры килә. 

Актанышлылар ил күләм барган “матур дата” модасына  иярмәсәләр дә, соңгы елда бездә ЗАГСка алдан килеп рәсми язылышып, никахны теркәү турындагы таныклык алып, аннан соң инде башка җирдә, мисал өчен, “Актаныш басмалары” сверында  кунаклар алдында никахны тантаналы төстә үткәрү очраклары арткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев