Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БОЗЛЫ ЮЛ КОРБАННАРЫ: Трассадагы коточкыч авариядә алты кеше һәлак булган

«Лада Калина» машинасы каршыга килүче «Богдан-2111» автомобиле белән бәрелешкән.

19 ноябрьдә кичке биш тулганда Башкортстанның Каридел районында коточкыч юл һәлакәте булган. Бөре-Тастүбә-Сатка трассасының 73 нче километрында авариядә алты кеше үлгән. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте  итте.

Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, Каридел авылына таба бара торган «Лада Калина» машинасы каршыга килгән «Богдан-2111»автомобиле белән бәрелешкән.

«Калина» машинасында җәйге резина булуы билгеле. Анда баручы ике кеше үлә. Һәлак булган тагын дүрт кеше «Богдан» автомобилендә була.

Авария урынында полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләре эшләгән.

Реклама

Беренчел мәгълүмат буенча, авариядә өч ир-ат, бер хатын-кызүлә. Ике кешенең шәхесе ачыклана. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

«Трассада хәрәкәт чикләнмәде. Урында дүрт махсус хезмәт машинасы булды. Һәлак булучыларның туганнары белән психологлар эшли», — дип сөйләгәннәр республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

чыганак:  https://intertat.tatar/hewef_heter/trassada-kotochkych-avariyad-alty-keshe-lak-bulgan-foto/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш юл фаҗигасе бозлавык