Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ МӨҺИМ: Актаныш районы башлыгы Э.Н.Фәттахов та референдумга карата үз мөнәсәбәтен белдерде

ТРда муниципаль берәмлекләрдә халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум өстәлә.

Бүген Актаныш районында да үзарасалым җыю буенча референдумнар уза. Якшәмбе көнне район җирлекләрендәге бөтен сайлау участоклары да иртәнге сәгать җидедән үз ишекләрен ачты.


Мәгълүм булганча, Татарстанда муниципаль берәмлекләрдә халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум өстәп бирелә. Шуңа күрә хәзер күп кенә муниципаль берәмлекләр бу мөмкинлектән файдаланырга тырыша.


Район башлыгы Э.Н. Фәттахов  җәмәгате Сәрия ханым белән иртәнге  сәгатьләрдә үк технологик техникумга  -  621 санлы  сайлау участогына  килде. 


- Үзара салым акчалары беренче чиратта халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә тотыла. Райондашларыбыз быел референдумга уңай мөнәсәбәт белдерсә, үзара салым акчасы Актанышта кварталларны, алардагы җәяүлеләр өчен юлларны карауга да тотылачак.  Бер генә эш тә халык белән киңәшләшми башкарылмый. Һәр эшнең максаты – район кешесенең яшәү шартларын яхшырту, - дип искәртте Энгель Нәвап улы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев