Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУЛМЫЙ БӘЙРӘМ ИТМИ КАЛЫП: 23 февральдә өстәмә ял көннәре булмаячак, әмма ...

Шулай да эш вакыты бер сәгатькә кыскарак булачак.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак, әмма җомга көнне, 22 февральдә, эштән бер сәгатькә иртәрәк китәргә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Иван Шкловецка сылтама ясап хәбәр итә.


Ул билгеләп үткәнчә, февральдә өстәмә ял көннәре булмаячак, чөнки 23 февраль, шимбә ялы 10 майга, җомгага күчерелә.

Реклама


«Шул ук вакытта, биш көнлек эш атнасы стандарт графигы буенча хезмәт куючылар өчен җомга көнне, 22 февральдә, эш вакыты бер сәгатькә кыскарак булачак», - диде Шкловец.


Россиялеләрне алдагы озын яллар 8-10 март көннәрендә көтә. Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә россиялеләр – биш (1-5 май), Җиңү көнендә - дүрт (9-12 май), Халыклар бердәмлеге көнендә өч көн (2-4 ноябрь) ял итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев