Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ДЕКАДА КЫСАЛАРЫНДА: Актаныш Туган якны өйрәнү музеенда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узачак чаралар

Татарстан Республикасы Актаныш Туган якны өйрәнү музеенда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында түбәндәге чаралар узачак:

2 октябрь - "Акка кызыл белән"  сөлге күргәзмәсен ачу,

3 октябрь -  Пучы урта мәктәбенең ветеран укытучыларына багышланган  "Мәктәбебез җәүһәрләре" исемле  мәдәни чара,

4 октябрь - "Чишмә" колхозының элеккеге рәисе Хөсәенов Әхмәтсәви Хөсәен улының тууына 95 ел тулуга багышланган күргәзмәне ачу тантанасы,

8 октябрь - Пучы картлар һәм инвалидлар  интернат - йортында яшәүчеләр өчен  "Күңел җылың бүләк ит" мәдәни-күңел ачу чарасы,

9 октябрь -  хатын-кызларга  калфак тегү  буенча мастер-класс,

10 октябрь -Сынчы, Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Г.Тукай һәм М. Җәлил премияләре лауреаты Маликов Васил Малик улының тууына 95 ел тулуга багышланган "Рәссам тормышы" дип исемләнгән видеокүргәзмәлек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев