Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Энгель абыйларыннан яңа букчалар

Район башлыгы Энгель Фәттахов Меңнәр мәктәбенең 6 укучысына мәктәп кирәк- яраклары тутырылган букчалар бүләк итте.

Республикада “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе кысаларында, беренче сыйныфка укырга баручы, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән булышу матур гадәткә әйләнде. Әлеге акция, эшли башлаган 2007 елдан бирле, бик күп балаларга сөенеч бүләк итте.  Быел да киң күңелле, мәрхәмәтле затлар балаларны сөендерергә ашыкты.

12 август көнне район башлыгы Энгель Фәттахов та үзе белем алган Меңнәр мәктәбенең 6 укучысына мәктәп кирәк- яраклары тутырылган букчалар бүләк итте.

Меңнәр мәктәбе быелгы уку елын 25 укучы белән башлап җибәрәчәк. Аларның икесе беренче сыйныфка баручылар.

Укучылар Энгель абыйларын шат елмаеп, матур шигырьләр, җырлар белән каршы алдылар.

-Әлеге мәктәпкә зур дулкынлану белән киләм. Чөнки үземнең дә балачагым шушында үтте. Мәктәп коллективы матур гына эшли. Бинасы да, урыны да матур җирдә урнашкан. Шушындый мәктәптә уку үзе бәхет. Укучылар сезне яңа уку елы белән тәбрик итәм. Яхшы билгеләргә генә укыгыз, -диде Энгель Фәттахов. Һәм ул киләчәктә мәктәп янына спорт мәйданчыгы эшләтү планы булуын да хәбәр итеп, укучыларны да, укытучыларны да сөендерде.

Беренче сыйныфка баручы - ике, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче дүрт укучы авылдашлары кулыннан мәктәп сумкаларын шатланып кабул иттеләр.

-Узган уку елын 25 укучы белән тәмамлаган идек. Быел да 25 бала белән уку елын башларбыз дибез. Мәктәбебездә укучыларга белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ә инде “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе кысаларында укучыларны сөендергәне өчен Энгель Нәвап улына рәхмәтебезне җиткерәбез, -диде мәктәп директоры Илдар Исхаков.

“Чишмә” агрофирмасы җитәкчесе Ирек Галимов та чарада катнашып, мәктәпкә акчалата ярдәм тапшырды. Җирлектә уздырылган чараларда актив катнашканнары өчен мәктәп коллективына рәхмәтен белдерде.

Әти-әниләр дә үз чиратларында район башлыгына рәхмәт әйттеләр.

Венера Сахаутдинова:

-Мин дүрт бала тәрбиялим. Улым Марсель 8 нче, кызым Милена өченче сыйныфка укырга бара. Калган икесе кечкенә әле. Балаларга шушындый ярдәм күрсәткәннәре өчен район җитәкчеленә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Лилия Гыйльмуллина:

-Мин җиде бала тәрбиялим. Мәктәптә өчесе укый, берсе балалар бакчасына йөри, өчесе Чаллыда. Безгә һәрдаим ярдәм итеп торалар. Ул гаилә бюджетында бик нык сизелә. Бүләкләр өчен Энгель Нәвап улына зур рәхмәт.

Илиза Олимпиева:

-Безнең улыбыз Динар быел беренче сыйныфка укырга керә. Ул аны түземсезлек белән көтә. Энгель Нәвап улы бүләк итеп биргән мәктәп кирәк-яраклары өчен бик сөенде. Мәктәбебез өчен шулай янып-көеп йөргәне, гел ярдәм иткәне өчен аңа зур рәхмәтебезне әйтәбез.

Регина Нурисламова:

-Улыбыз Ислам беренче сыйныфка укырга бара. Әлеге ярдәм өчен бик шатландык. Энгель абыйга зур рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев