Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сәләт" форумы республика хакимияте эшкә алырга әзер булган алдынгы идеяләрне туплый”

 Фестивальдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашып, Татарстан яшьләре белән идеяләрне тормышка ашыру механизмнары турында фикер алышты. 


Бу көннәрдә Биләрдәге танылган тыюлык территориясендә “Сәләт " халыкара форумы уза.  Фестивальдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашып, Татарстан яшьләре белән идеяләрне тормышка ашыру механизмнары турында фикер алышты. 

“Сәләт” Халыкара яшьләр мәгариф форумы Биләрдә инде сигезенче тапкыр уздырыла. Нәкъ 2012 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән чирек гасырлык тарихы булган  фестиваль интернациональ статуска ия булды. Сүз уңаеннан, форум хәзер берничә сменада эшли: 2017 елда мәйданчык беренче тапкыр кунакларны ике сменада кабул итте. Ә 2019 елда төрле төбәкләрдән һәм илләрдән 15 заявка кабул ителде, шуңа күрә “Сәләт”не  алты сменада уздырырга карар ителде. 

Дүшәмбе көнне Фәрит Мөхәммәтшин “Яшьләр проектында  идея булдыру нигезләре " дип аталган белем бирү сессиясендә мактаулы кунак булды. Республика парламенты рәисенең  аралашу өчен нәкь менә шушы  мәйданчыкны сайлавы очраклы түгел иде: 

- Сезне социаль проектлар булдыруда активрак булырга  һәм фикер алышырга чакырам, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. - Хәзер бу эш аеруча мөһим. ТР Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте бүген халык белән элемтәләрне ныгыту өчен барлык механизмнарны үз эченә ала - димәк, сезнең идеяләрегез ишетеләчәк. Мин  “Сәләт”нең алдынгы идеяләрне һәм фикерләрне туплавын беләм, республика хакимияте дә аларны эшкә алырга әзер. Идеяләрне бик күпләр тәкъдим итә ала, әмма аларны җәмгыятькә “йоктыру” өчен бик күп  сабырлык һәм үҗәтлек күрсәтергә кирәк. Ә бу үз чиратында  бик күп рухи көч һәм энергия сорый. Мин сезгә карыйм һәм күрәм:сез моны булыра аласыз. 

Фәрит Мөхәммәтшин үсеп килүче буынны борчыган сәяси мәсьәләләрне һәм яшь талантларның  тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән  фикерләр белән алышу өчен  мәйданчык булдырырга тәкъдим итте. Биредә үк егетләр һәм кызлар оратор сәнгате буенча осталыкларын үстерә  алачак. 

– Бер-берегезне югалтмагыз. Кайда гына булсагыз да, һәрвакыт бергә булыгыз, – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Сәләт" форумында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев