Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гомумроссия тавыш бирү башланып китте

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү өчен берничә көн вакыт бирелде.

Техникум, “Яшьлек” үзәге, гимназия, мәдәният йорты янында һәм Пучы авылында корылган чатырларда ачык һавада тавыш бирү 25 июнь көнне иртәнге 8.00 сәгатьтә башланып китте. Район башлыгы Энгель Фәттахов, үз участогына килеп, әлеге сәяси вакыйгада иң беренчеләрдән булып катнашты. 

undefined

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү өчен берничә көн вакыт бирелде. Төп көне – 1 июльдә, бу вакытка төп контингент тавыш биреп бетерер дип фаразланыла. 
 

Энгель Фәттахов, район башлыгы:  үзегезнең сайлау участокларына килеп, тавыш бирегез. Актанышыбыз – республиканың иң көнчыгышында бәләкәй генә бер дәүләт шикелле. Милләтебез өчен сөенеп, Актаныш игенчесе дигән исемебез белән горурланып яшибез. Иген уңышыбыз мул күренә, рәхмәт игенчеләргә. Терлекчеләребезгә рәхмәт, 220-215 тонна сөт тапшырыла. Зур хезмәт җимеше. Батырлык дәрәҗәсенә тиң хезмәт болар. Мәгариф, мәдәният, төзелеш өлкәсе, гомумән, районның социаль йөзе күзгә күренеп үзгәрә. 

Сайлауларда һәрберебез үзебезне тавышыбызны биреп, әлеге кампаниядә актив катнашсак иде. 

Рәҗибә Харисова, 621 нче сайлау участогы рәисе урынбасары:

– 1 июль – Гомумросиия тавыш бирү көне. Ул 25 июньнән үк башланды. Безнең 621 нче сайлау участогы технология техникумы бинасында урнашкан. 1351 сайлаучыбыз бар. Иртәнге якта – чатырда, кичке якта бина эчендә тавыш бирү бара. Сайлаучыларыбыз һәрберсе дә аңлы, Конституциягә үзгәреш кертү кирәк дип табылган икән, бу чарада һәркем үз өлешен кертер дип ышанабыз. Хәерле сәгатьтә!       

Сайлау участоклары даими дезинфекцияләнә.

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

 

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев