Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Җиңү волонтерлары» Россия көне уңаеннан интеллектуаль онлайн-уенда катнашырга чакыра

Уенда өч блокка (Россиянең үткәне, киләчәге һәм бүгенгесе) караган сорауларга җавап бирергә кирәк.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). «Җиңү волонтерлары» гомумроссия хәрәкәте 14 яшьтән өлкәнрәк һәм теләге булган һәркемне «Россиянең җиңүләре» дигән интеллектуаль онлайн-уенда катнашырга чакыра.

Уен алдыннан һәр катнашучы трансляциягә күчү өчен сылтама алачак. Ул 30 минут дәвам итәчәк, аның барышында һәркемнең өч блокка (Россиянең үткәне, киләчәге һәм бүгенгесе) караган сорауларга җавап бирү мөмкинлеге булачак. Төп бүләк – Россиянең кайсы да булса бер шәһәренә сәяхәт.

Уенда катнашу өчен волонтерыпобеды.рф сайтында теркәлергә һәм https://волонтёрыпобеды.рф/lk/mgr/events/id/3285 сылтамасы буенча чарага язылырга кирәк.

Уен 12 июньдә Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/09-06-2020/i-volonterlary-rossiya-k-ne-u-aennan-intellektual-onlayn-uenda-katnashyrga-chakyra-5748616

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев