Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җиңел машина белән велосипедчы бәрелешә

Бүген, Актаныш-Мөслим юлының 3 километр 700 метр тирәсендә (Яңа Әлем авылы янында) җиңел машина белән велосипедчы арасында юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

1951 елгы граждан “Урал” велосипедында Актаныштан Мөслимгә таба юлның уң ягыннан хәрәкәт итә. Юлны аркылы чыгарга теләп, кисәк кенә борыла. Шул вакытта Актанышка таба хәрәкәт итүче Хендай Солярис автомашинасы аны бәрдерә. Велосипедчы велосипеды белән бергә юл уртасына оча. Нәтиҗәдә велосипеды Актаныш ягыннан килүче Митсубиси Аутлендер автомашинасына да бәрелә.

-Мин Актанышка бара идем. Кисәк кенә юлны кистереп каршыга велосипедчы килеп керде. Сизми дә калдым. Тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырдым, - ди Хендай Солярис йөртүчесе.

Велосипедчы төрле тән җәрәхәтләре белән Чаллы шәһәрендәге БСМПга озатылган. Әлеге юл һәлакәте буенча тикшерү бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев