Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Игезәк малайлардан соң туган кызчык

ЗАГСның истәлекле даталар китабында ул 2020 елда районда туган 75 нче бала булып теркәлде.

20 май көнне нәни бер кызчык дөньяга килде. Бу хәбәр әти-әнисе Тәлгать һәм Рәмилә Халиковларны ныграк сөендердеме икән, әллә инде игезәк абыйлары Булат белән Маратның шатлыгы зурракмы? Әлегә алар үзләре дә ышанып бетмиләр шикелле, көтеп алган шатлыкның тәме татыган саен ныграк сизелә бит. Туу турындагы таныклыкны алырга килгәндә дә чиксез дулкынланулары йөзләренә чыккан иде.

Сабыйга Амилия дип исем кушканнар. ЗАГСның истәлекле даталар китабында ул 2020 елда районда туган 75 нче бала булып теркәлде. Тәлгать һәм Рәмилә Халиковларның игезәк улларыннан соң көтеп алган кызлары ул. Хәзер алар – күп балалы гаиләләр исәбендә. Матур, тату парларны, бәхетле балаларны күреп, күңел рәхәтлек хисе кичерә.

– Бик нык шатланабыз. Өебез шатлык-сөенеч белән тулды. Өченче балабыз, кызыбыз туды. Без аны бик озак көттек. Сау-сәламәт, озын гомерле булсын, – диләр алар үзләре дә.

Ике малайлары да инде ипле генә үсеп килә. Өченчесенең кыз икәнен белүгә ничек куанышканнары сүзсез дә аңлашыла. Бала туу – болай да күңелле хәл. Тантаналы шартларда тәбрикләүләр кабул итү мизгелләре дә гомерлеккә истә калачак.

Нарасыйга туу турындагы таныклык һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хаты Актанышның тантаналар залында тапшырылды. Истәлекле көн. Таныклыкны алырга дип, тулы гаилә булып, шатланышып килделәр алар.

– Район ЗАГС бүлегендә түгәрәк сан астында һәм тантаналы вакыйгалар вакытында туган балаларны теркәү матур гадәткә керде. Районда 75 нче булып туу Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан истәлекле. 2020 ел юбилейларга бай. ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үттек. Нинди генә истәлекле дата булган очракта да, без аны гаилә бәйрәмнәре белән бәйләргә тырышабыз. Чыннан да, сабыйлар тавышы ишетелгән йортта тормыш матур, тормыш гүзәл. Һәрбер гаиләгә шундый куанычлы көннәрне күреп, иминлек, саулык-сәламәтлек белән яшәргә язсын. Күбрәк балалар тусын, – диде гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев