Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“ҖИЛЛЕ“ ТЕМА: Иске Әлемдә этләр өчен махсус бала табу йорты юк!

Эт – кешенең дусты дибез, ул гомер буе хуҗасына тугрылык саклый. Ә хуҗасы аңа үзе хыянәт итсә, эт нишли икән? Мөгаен, кичерәдер...

Кайвакыт кешеләрнең ваемсызлыгына, таш йөрәкле булуларына ис-акыл китә. Менә шундый кансызлыкның тере мисалы бүген Иске Әлем авылында йөри. Сүзебез тиздән үз көчекләре туачак ана эт хакында.  Биредә ул  хуҗасын эзләп, аптырап йөри. 

Рәсми булмаган чыганаклар хәбәр иткәнчә, дүрт аяклы дусны бу якларга Чишмә авылында яшәүче бер бәндә китереп ташлаган. Аның исеме дә,  машина номеры да билгеле. Кышка кергәндә буаз этне Әлемгә китереп адаштырганда, йөрәгеңнең бер генә кылы да селкенмәдеме, абзыкай? Кайчандыр шушы мәхлүкне үзең үк кулга ияләштергән булгансыңдыр бит?! 


Кеше сүзеннән курыкмасаң да, эт рәнҗеше алу кирәкме сиңа, Хуҗа? Аннан килеп, Иске Әлемдә этләр өчен махсус бала табу йорты да юк, районга фаш ителгәнче, килеп ал үз малыңны! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев