Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Имин юллар насыйп булсын

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районның юл хезмәте иминлеге куркынычсызылыгы хезмәткәрләре өлкәннәрнең иминлеген кайгырту йөзеннән Актанышның 2 нче мәктәбенең ЮИД командасы белән берлектә профилактик чара үткәрде. Алар өлкәннәргә яктылык кайтаручы элемент, буклет һәм күчтәнәч кабы өләштеләр. 

 

Үзләренә күрсәтелгән игътибардан өлкәннәр аптырап та калдылар. Чын күңелләреннән рәхмәт әйтеп, бүләк-күчтәнәчләрне кабул итеп алдылар.

ЮХИДИ идарәсенең өлкән инспекторы Искәндәр Миргалимов, Лена Фазлиева, ЮИД командасы укучылары да болар хакында өлкәннәргә тагын бер тапкыр ныклап төшендерделәр. Юлларда сак булырга куштылар. 

– Җәяүлеләр дә, машина йөртүче шоферлар да юл йөрү кагыйдәләрен үтәсеннәр иде. Мин үзем укытучы булып эшлим. Балаларга да шул хакта даими аңлатабыз. Бар кешегә дә имин юллар телим. Сезгә игътибарыгыз өчен рәхмәт, эшегездә, укуыгызда уңышлар юлдаш булсын, –  ди Актанышның 1 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Флүсә Даянова.

Өлкәннәрнең теләкләренә кушылып, барыбызга да имин юллар насыйп булсын, диясе килә.

 

Бу  хакта тулырак газетабызның алдагы санында укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев