Интернет аша ничек яхшы товар сатып алырга?
Бүген интернет җәмгыятебез тормышында мәгълүмати хезмәтләр күрсәтүнең аерым бер төренә генә түгел, ә бәлки үзенчәлекле матди кыйммәтләр чыганагына да әйләнде.
Бүген интернет җәмгыятебез тормышында мәгълүмати хезмәтләр күрсәтүнең аерым бер төренә генә түгел, ә бәлки үзенчәлекле матди кыйммәтләр чыганагына да әйләнде. Әйтик, интернет-кибетләр – нәкъ менә шундый матди кыйммәт чыганагы. Мондый кибеттән, ягъни фәнчә әйтсәк, дистанция ысулы белән теге яки бу товарны ничек итеп дөрес сайлап һәм сатып алырга? Кулланучыларыбызның шушы һәм башка шундый сорауларына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Диана Шәйдуллина җавап бирергә булды.
- Безгә гражданнарыбыздан еш кына интернет-кибеткә заказ бирелеп, сатып алучы түләсә дә, товарның китерелмәвенә яки китереп бирелгән товарда теге яки бу кимчелекләрнең ачыклануына, шул ук вакытта беркемгә дә претензия куеп булмавына кагылышлы мәрәҗәгатьләр алынгалый. Гадәттә мондый очракларда сайтта күрсәтелгән телефоннар аша элемтәгә кереп булмый, сайтта сатучы турында мәгълүматларны (сатучы адресы) да көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый. Әлбәттә инде, сатып алучы аптырашта кала. Нишләргә?
Бу – мөһим
Интернет-кибетләрдә сатучы (сатучы төшенчәсе, оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, кулланучыларга сату-алу килешүе буенча товарлар сатучы оешманы, шулай ук хосусый эшмәкәрне аңлата) белән сатып алучы арасындагы мөнәсәбәтләрне “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы (26.1 статьясы) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 27.09.2007 ел, № 612 карары белән расланган Товарларны дистанция ысулы белән сату кагыйдәләре җайга сала.
Сатып алучы интернет-кибеттә товарга заказ биргәндә, сатучы белән күзгә-күз карашып эш итми, шуңа күрә бу фирмага, чыннан да, ышанып буламы-юкмы икәненә инану кирәк. Дистанция ысулы белән сәүдә итүче кайбер интернет-кибетләрнең сайтларында юридик адреслары, ОГРН, сатучының тулы атамасы күрсәтелмәгән була. Бу хәл кулланучыга үз хокукларын яклаганда кыенлыклар китереп чыгара.
Намуслы сатучы үзенең сайтына закон нигезендә сатып алучы таныштырылырга тиешле барлык мәгълүматларны да урнаштырыла. Югарыда телгә алып үтелгән Кагыйдәләр нигезендә, сатучы, ваклап сату-алу килешүе төзегәнче, сатып алучыны товарның төп куллану үзенчәлекләре һәм сатучы адресы (урнашу урыны), товарны җитештерү урыны, сатучының тулы фирма атамасы, товарны сатып алу бәясе һәм шартлары, аны китереп бирү-бирмәү, хезмәт итү срогы, яраклылык срогы һәм гарантия срогы, товарга түләү тәртибе, шулай ук килешү төзү турында тәкъдимнең гамәлдә булу срогы турында мәгълүматлар белән таныштырырга тиеш.
Кулланучыларыбызга, теге яки бу аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, товарларны дистанция ысулы белән сатып алырга булганда, интернет-кибетне бик белеп кенә сайларга киңәш итәбез.
Нәрсәләргә, һичшиксез, игътибар итәргә кирәк?
Интернет-кибет турында фикерләрне укыгыз, сайтта сатучы-фирма, түләү, товарны китереп бирү ысуллары турында мәгълүматларның, элемтәгә керү өчен телефон номерлары яки электрон адресларның бармы-юкмы икәнлеген белешегез. Претензияләр кую ысулларының күрсәтелү-күрсәтелмәвен һәм акчаны кире кайтару турында тәфсилле мәгълүматларның бармы-юкмы икәнлеген тикшерегез. Сатып алучыларга тәүлек әйләнәсендә ярдәм хезмәтенең бармы-юкмы икәнлеген карагыз. Сатучы турында мәгълүматлар бик аз булганда яки бөтенләй булмаганда, үзегезгә кирәкле товарны башка урыннан эзләгез. Сатучыга тулысынча ышанмасагыз, товарга алдан түләп кую шарты белән килешмәгез. Тапшырганнан соң гына товар өчен түләүне тәкъдим иткән башка кибет хезмәте күрсәтүеннән файдаланыгыз.
Шуны истә тотыгыз: “бушлай сыр күсе тәбесендә генә була”. Товарының бәясе башка кибетләрдәге шундый ук сыйфатлы товарныкыннан күпкә ким булган очракта, бу сатучы белән саграк булу кирәк.
Товарны үзенә китереп биргәч, сатып алучы нинди гамәлләр кылырга тиеш?
Сатып алучыга чек бирелә. Шулай ук сатып алучы товарны кабул итү-тапшыру актына, товарны китереп бирү кәгазенә кул куярга тиеш. Закон нигезендә, сатучы товарны китереп биргәч, сатып алучы игътибарына рус телендә язмача рәвештә түбәндәге мәгълүматларны җиткерергә тиеш: җитештерүченең (сатучы) урнашу урыны, фирма атамасы, җитештерүче (сатучы) тарафыннан сатып алучылардан претензияләр кабул итүгә һәм товарны ремонтлауга, техник хезмәт күрсәтүгә вәкаләт бирелгән оешманың урнашу урыны, чит илдә җитештерелгән товар өчен – товарны җитештергән ил атамасы турында.
Курьер киткәнче, товарны тикшереп-барлап-капшап чыгыгыз. Бу киңәшне тотканда, кимчелекләре ачыкланган очракта товарны шундук кире кайтару мөмкинлеге барлыгын истән чыгармагыз.
Нинди товарларны дистанция ысулы белән сатарга ярамый?
Дистанция ысулы белән, безнең очракта – интернет аша, закон нигезендә хәмер продукциясен, даруларның кайбер төрләрен сату тыелган.
Товар сатып алучыга китереп бирелмәсә, нишләргә?
Түләнгән товары сатып алучыга китереп бирелмәсә һәм сатучы товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарудан баш тартса, сатучының урнашу урыны буенча хокук саклау органнарына гариза белән (килешү төзүне раслаган барлык документлар – сатучының реквизитлары белән, товар өчен түләгәнлеккә документ, товарны тәкъдим итү һәм килешү шартлары турында интернет-сайттан распечаткалар, сатучы турында мәгълүматлар һ.б. белән бергә) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.Сатучы үз эшчәнлеген дәвам иткән, ә сез үзегез сату-алу килешүен төзүне һәм аның төп шартларын раслаган җитәрлек мәгълүматларга ия булган очракта, санга сугылмаган хокукларыгызны торгызу максатыннан чыгып, судка мөрәҗәгать итә аласыз. Кулланучылар үз хокукларының санга сугылмавына бәйле дәгъвалар буенча Салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законы нигезендә дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә. Мондый хәлләр килеп туган очракта түбәндәге адрес буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәренә мөрәҗәгать итә ала: Тел.: 71-43-03.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев