Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Инвалид анасын тукмап үтергән

Башкалада яшәүче кайбер гаиләләрнең ишек артында башка сыймаслык коточкыч вакыйгалар булып ята. Ачарга да куркырсың...

Уфада яшәүче берәү, үзе кунарга алып кайткан хатынны яклаган өчен, инвалид анасын кыйнаган.

Шушы көннәрдә Орджоникидзе район суды гаепләнүчегә үлем белән тәмамланган сәламәтлегенә авыр зыян китерү турында җинаять эше буенча хөкем карары турындагы мәгълүматларны бастырган.

Суд материалларына караганда, 2020 елның 18 декабрендә төнлә гаепләнүче урамда очраклы рәвештә таныш булмаган хатынны очрата һәм аны кызганып, 68 яшьлек әнисе белән бергә яшәгән йортына алып кайта. Фатирда алар өчәүләп хәмер эчәләр, шуннан соң йокларга яталар.

Йоклап торгач, ул төнлә алып кайткан хатынның бүлмә уртасында "йомышын" башкарганын күреп кала һәм аны кыйный башлый. Әнисе хатынны яклап чыга, шунда ир аны да кыйный.
Шуннан соң ир өйдән чыгып китә, ә кире әйләнеп кайтканда, ишек янында сеңлесен очрата. Ул әнисен туйга алырга килгән була.

Тантаналы вакыйга пенсионер ханымның үлеме белән тәмамлана – ул яраланганнан соң дүрт көн узгач дәваханәдә вафат була.

Хөкем карарын чыгарыр алдыннан судья гаепләнүчегә җәзаны йомшартучы шартлар турында белдерде. Гаепне тануы һәм тәүбә итүе, ике кечкенә баласы булуы аркасында, гаепләнүчене җиде ел ярымга катгый режимлы колониягә җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев