Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРӘБЕЗ: Татарстанда аналоглы эфир тапшыруларын бирү 14 октябрьдә туктатылачак

Татарстанда аналоглы эфир тапшыруларын бирү 14 октябрьдә туктатылачак.

Аналоглы телевидение тапшыруын караучы райондашларыбызны цифрлы канал кабул итергә әзерләү, кирәкле җиһаз алу һәм көйләү буенча 8 октябрьдә район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды.

Хөрмәтле райондашлар, әгәр дә телевизор экранында федераль канал белән янәшә "А"хәрефе тора икән, димәк, аналоглы телевидение эшли, һәм телевизорны цифрлы канал кабул итүгә әзерләргә кирәк. Цифрлы ТВга тоташып, телетапшыруларны хәзер үк югары сыйфатта карау өчен кирәкле җиһазны алдан ук сатып алырга кирәк.

Реклама

Райондагы 12591 йорт хуҗалыгының 417 сендә аналог телевидение эшли иде. Алар цифрлы телевидениегә тоташып карау өчен кирәкле җиһазлар куеп бетерелде диярлек. Шуларның 52 сенә  махсус сатып алынган приставкалар өчен район социаль яклау бүлеге тарафыннан компенсация түләнгән.

Сораулар туган очракта, 3-44-15 телефонына шалтырату кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев