Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИСЕРЕККӘ ДИҢГЕЗ ТУБЫКТАН: Тагын исерек машина йөртүчеләр, арада тагын хатын-кыз...

Эчкән хәлдә руль артына утыру  кебек яман гадәттән дә һич кенә дә котыла алмыйбыз.  

Атна дәвамында Актаныш районында   ваемсыз машина йөртүчеләр 137 тапкыр юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.  Шушы аралыкта  механик зыян белән бәйле 19  авария теркәлгән. 


Эчкән хәлдә руль артына утыру  кебек яман гадәттән дә һич кенә дә котыла алмыйбыз.  Актаныш авылында гомер итүче 1985 елгы  И. Х.  8 март көнендә, мөгаен бәйрәм уңаеннан, тамак чылатып алган хәлдә, машина белән идарә итәргә уйлый һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Халыкара хатын-кызлар көнендә районыбыз юлларындагы иминлек сакчылары гүзәл затларыбызны лалә чәчәкләре белән хөрмәтләгән булса, 34 яшьлек ир заты   ел ярым җәяү йөрү хокукы белән “бүләкләнер” төсле. 


9 март көнне авылдашының “геройлыгын” М. И. кабатлый. Шулай ук 1985 елгы бу райондашыбыз да әле шактый гомер машинада пассажир ролендә генә йөриячәк. 


ЮХИДИ хезмәткәрләре бу атнада да  исерек машина йөртүчеләр исемлеген  хатын-кыз шофер белән тулыландырган булып чыкты.  Юньле фал түгел бу, җәмәгать!  1986 елгы Краснокама районы  гражданкасы үзе дә аптырагандыр әле!  Татарстанга машина белән кил дә, җәяү кайтып кит, имеш! Хәер, бер авызны тыймаганда, ике аяк интегә дигәнгә чираттагы ачык мисал бу...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев