Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“КАЙНАР” ТЕМА: Ык буе авыллары Сабантуенда Актаныш районы кунакларны милли йөзе белән әсир итәчәк!

"Олы җыен” бәйгесенең иң югары ноктасы Ык буе авыллары Сабантуе кысаларында ачык чагылачагын азсызыклый оештыручылар. Биредә һәр авыл җирлегенен яшәешен, йөзен, тарихын чагылдырган утарлар сафка басачак.

1 апрельдән безнең районда гына түгел, ил күләмендә старт алган чисталык икеайлыгына багышланган  хакимият брифингында Актаныш районы җитәкчелеге милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрү буенча планлаштырылган эшләрне дә барлады. Алар, теге яисә бу яклап, нәкъ менә шушы санитар айлыкка килеп тоташа. Чөнки авылларның милли йөзен формалаштыру,беренче чиратта, татар җирлекләренең чисталыгыннан, эстетик тәрбиясеннән башлана. 


Бу фикерне брифингта катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева җиткерде. 16 июньдә Актаныш Ык буе авыллары Сабантуен кабул итә. 14 районнан килгән милләттәшләребезгә без милли йөзебезне, гасырлар дәвамында сакланып килгән гореф-гадәтләребезне, кунакчыллыгыбызны күрсәтәчәкбез. Татарлыгыбызның санап үтелгән  әлеге сыйфатларны  исә бүген авыллар, аларның халкы гәүдәләндерә. 


Киләчәктә Актаныш районын туристлар җәлеп итәр дәрәҗәгә күтәрергә телибез икән, моны бүгеннән башлау мөһим. Бу нисбәттән  махсус нигезләмә буенча районда киң кырлы, нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла. Март –апрель айларында җирлекләрдә башланып киткән “Үткәннәрдән – киләчәккә таба” исеме астындагы  авыл җыеннары да шушы юнәлештәге  максатчан, тәүге адым.  Әлеге җыеннарга комиссия бәя биреп кенә калмый, авыл халкын берләштергән, милли традицияләребезне саклауга йөз тоткан,  милләтнең телен, моңын, гореф-гадәтләрен  бөтен тулылыгы,  матурлыгы белән саклауга юнәлтелгән киң масштаблы чара  ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан гамәлләштерелгән "Олы җыен” конкурсына нигез ташы булып та ята. Ләйсән Фоат кызы брифингта катнашучыларны  әлеге бәйгенең нигезләмәсе белән таныштырды, аның үз алдына куйган максат-бурычларын билгеләде. 

Җирле үзидарәнең әһәмиятен үстерү, авылның дәрәҗәсен күтәрү, җирлектә яшәү шартларын яхшырту һәм җирле әһәмияткә кагылган мәсьәләләрдә халыкның катнашуын активлаштыру, авылның табигатенә игьтибарны җәлеп итү,экологик культура, әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү, гражданлык активлыгын үстерү, һәр авыл халкының үзенчәлеген, милли йөзен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклау максатларын шигарь итеп алган бәйге талантларны, халык осталарын таныту өчен бик яхшы мөмкинлек.Сабантуй үткәрелгән һәр җирдә яңа милли-мәдәни вәзгыять барлыкка килә, анда катнашучыларны шул рухи мираска, миллилеккә тарта.  

Конкурсның беренче этабы булган “Үткәннәрдән киләчәккә таба” җыен - фестивале һәр җирлекнең тарихын, танылган якташларын, хезмәт батырларын, осталарын, гореф-гадәт, йолаларын, җыр, биюләрен барлауга йөз тотса,  1- 9 июньдә узачак ”Авылның милли йөзе” исеме астындагы икенче этабы җирлекләрдә үтәчәк Сабантуйларның нигезен тәшкил итәчәк. 

Реклама

Быел 7, 8, 9 июнь көннәрендә  Актаныш районы  җирлекләрендә узачак Сабантуйлар миллилек белән сугарылган булачагына аерым басым ясады район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева. 

“Иң матур татар авылы урамы”; “Иң матур татар  өе”;    “Иң милли йорт капкасы”; “Иң бизәкле тәрәзә кашагасы”; “Өй эче иң нурлы булган йорт”, “Иң төзек чишмә” , ”Иң төзек мәчет” конкурслары җиңүчеләре дә урыннарда ачыкланачак. “Иң милли Сабантуй”ны исә Актаныш район күләмендә билгеләр дип көтелә. Моны ачыклау өчен быелгы Сабантуйларда район җитәкчелегеннән вәкилләр катнашып, алар җирлек бәйрәменә бәя бирәчәк.  

Шуңа күрә авыл Сабантуйларына түбәндәге шартлар куела:
 - кунакларның,авылдашларның милли киемнән- түбәтәй, калфактан килүен тәэмин итү;
- Сабантуйны тарихи пролог белән башлап җибәрү, прологта: хезмәт алдынгылары, сабантуй батырлары, уңган киленнәр, матур үрнәк гаиләләр, өлкәннәр, гармунчылар парады булуы, шулай ук  спорт, милли уеннар, фольклор, җыр, бию  белән беррәттән сабантуй программасына үзенчәлекле халык уеннарын кертү.
- Сабантуй мәйданында җирлекнең тарихын чагылдырган Милли алан булдыру (милли тарантас,авыл көянтәләре,килен чиләкләре,чигелгән сөлге кульяулыклары, кул осталарының һәм һөнәрчеләрнең  эшләнмәләре,һ.б.).

Сабантуй мәйданында шулай ук  “Минем авылым”  исеме астында фотокүргәзмә дә эшләр дип тәгаенләнә. 

"Олы җыен” бәйгесенең иң югары ноктасы Ык буе авыллары Сабантуе кысаларында ачык чагылачагын азсызыклый оештыручылар. Биредә һәр авыл җирлегенен яшәешен, йөзен, тарихын  чагылдырган утарлар сафка басачак.  Утар хуҗалары авылнын үзенчәлекле осталарын, аларнын эшләрен  барлаячак. җирлекнең борынгы картасын булдыру, аны яклау, кунакларга тәкьдир итүне дә  һәр җирлек аерым башкарачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев