Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Казанның Яңа җирләрендә чаңгы-биатлон базасы булдырылачак

Татарстан башкаласына Лаеш районы Матюшино авыл җирлегенең алты участогын берләштерү буенча закон 16нчы ноябрьдә гамәлгә керә.

Быел көз көне Казанга беркетеләчәк яңа җирләрдә заманча спорт комплексы төзеләчәк. Бу турыда шәһәрнең архитектура һәм төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Анастасия Латыпова белдерде. “Казанга беркетелгән яңа территориядә чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча махсус спорт комплексы төзү планлаштырыла”, - диде Латыпова.
 

"Казанга кушылган территориядә тренировкалар һәм чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча ярышлар уздыру өчен спорт комплексы төзү планлаштырыла", – диде спикер.

Ул ассызыклаганча, бу территориягә республика хакимият органнарының да, муниципаль берәмлекнең дә башка планнары юк.

Комплекс универсаль булачак: анда яңа уенчылар һәм профессиональ спортчылар шөгыльләнә алачак, дип билгеләп үтте Латыйпова.

Трассаның озынлыгы 5 километр, киңлеге 12 метр.Җәй өчен аерым асфальт юл карала.

Комплекслы төзү инде башланган. Аның беренче чиратын быел ук файдалануга тапшыру планлаштырыла.
 

Татарстан башкаласына Лаеш районы Матюшино авыл җирлегенең алты участогын кушу турындагы Закон 16 ноябрьдән үз көченә керәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев