Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КЕШЕ КИТӘ, ЭЗЕ КАЛА: Актаныш районы бөек улын – Мирзәриф Заман улы Шәйхразыевны искә алды (+ ФОТОЛАР)

2 ноябрь көнне Актаныш районы халкы күпләргә өлге булырлык, нәтиҗәле тормыш юлы узган,”Халыклар дуслыгы” ордены, “ТРның Атказанган төзүчесе” исеменә лаек булган олы шәхесен – Мирзәриф Заман улы Шәйхразыевны искә алды. 

1939 елның 11 сентябрендә дөньяга килгән райондашыбызга быел 80 яшь тулган булыр иде...

Мирзәриф Заман улы Актаныш  районында  үзеннән тирән эз калдырып китә. 1969 елда ул “Радио” колхозына рәис итеп сайлана.  Җитәкчелек дилбегәсе Мирзәриф Шәйхразыевның ныклы кулларына күчкәч, биредә төзелешкә зур игтибар бирелә. Беренче чиратта, колхоз “Маяк” дип үзгәртелә һәм эш тә  исеме җисеменә туры килерлек итеп оештырыла. Шушы чорда Җияш һәм Теләкәйдә дистәләгән яшь гаилә йорт салып керә, гомумән, шәхси хуҗалыкларның 65%ы яңартыла. Урамнарга су тоташтырыла, үзәктә ике яңа урам барлыкка килә, ике катлы белем учагының төзелеше төгәлләнә. Урта мәктәп ачылуга, олы юл Теләкәйдән читкә - ике авыл арасына күчерелә. Иске Җияштә медпунктны үз канаты астына алган мәдәният йорты, яңа терлек тораклары, амбар, гараж, хуҗалык үзәгендә 480 сыерга исәпләнелгән,  саву залы аерым булган комплекс, азык цехы, куәтле җилгәргечләр белән тәэмин ителгән амбар, такта яргыч һәм башка бик күп корылмалар сафка баса. 

Кечкенә генә хуҗалыкта шулкадәр төзелеш эшләре башкарган Мирзәриф Заман улын 1980 елда район хуҗалыкара төзелеш оешмасына җитәкче итеп билгелиләр. 1986 елда аның хезмәте югары бәяләнә –  ул “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнә. Ә 1995 елда “Татарстанның Атказанган төзүчесе” исеменә лаек була. Ул чордагы 15 еллык хезмәт дәверендә мондый дәрәҗәле исем нибары өч кенә кешегә бирелә. Аның берсе – райондашыбыз Мирзәриф Шәйхразыев. 

Тормыш иптәше Алмира ханым белән Мирзәриф  ага биш бала тәрбияләп үстерә. Аларның уллары һәм кызлары әти-әниләренең йөзенә кызыллык китерми. Лаеклы хезмәт юлы сайлый алар. Өч уллары исә әтиләренең эзеннән китә – төзүче һөнәрен сайлыйлар. 

Мирзәриф Шәйхразыевны искә алу кичәсе “Яшьлек” МҮдә оештырылып, чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, Мирзәриф Заман улының тормыш иптәше, балалары, оныклары, төөрле елларда аның белән хезмәт куйган райондашларыбыз катнашты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев