Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КӨН ТЕМАСЫ: Көндезге сәгатьләргә Актаныш районында яшәүчеләрнең 38,33 % ы референдумда катнашкан

Актаныш районында иртәдән үк ачылган сайлау участокларында үзара салым буенча үтүче референдумда тавыш бирүчеләрнең активлыгы көндезге сәгатьләрдә  югары сакланды.

Төш вакытында сайлаучылар аеруча зур активлык күрсәтте. 

"Тавыш бирү вакытында җитди хокук бозу очраклары юк. Без сайлау процессы барышы белән канәгать", - дип белдерделәр участокларда кизү торучы хокук сакчылары.

Актаныш районында референдум дәвам итә.  Көндезге сәгать 10га барлык референдумда катнашучыларның 18,10% (4130 кеше) тавыш биргән булса, көндезге сәгать 12гә  райондашларның 8744е,  ягъни 38,33 % референдумга үз мөнәсәбәтен белдерергә өлгерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев