Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кредитны вакытыннан алда түләп бетергәндә иминият премиясен кире кайтаруга кулланучы хокукы турында

2020 елның 1 сентябрендә «Кулланучылар кредиты (заем) турында» Федераль законның 7 һәм 11 статьяларына һәм «Ипотека (күчемсез милек залогы) турында» Федераль законның 9.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2009 елның 27 декабрендәге 483-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

 

Шулай ук бер үк вакытта түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

– заемчы ирекле иминият килешүе буенча иминиятләштерүче булып тора, ул кредит яки заем йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итә;

– заемчы премиянең бер өлешен кире кайтару турында гариза бирде;

- иминият очрагы билгеләре булган вакыйгалар булмады.

Гаризаны иминият компаниясенә яки банкка (әгәр дә заем аның аша иминиятләштерелгән булса) җибәрергә мөмкин.

Иминият оешмасы гариза алган көннән алып 7 эш көне эчендә иминиятләштерелмәгән чор өчен премиянең бер өлешен кире кайтарырга тиеш.

Әлеге яңалыклар 1 сентябрьдән соң төзелгән иминият килешүләренә карата кулланылачак.

Исегезгә төшерәбез, иминият килешүен төзүгә мәҗбүр итү закон белән тыелган. Шуның белән бергә, бу кагыйдәдән искәрмә дә бар, ул бурычка алучының килешү буенча салынган милекне югалту һәм зыян килү куркынычын (әйтик, ипотека вакытында) иминиятләштерү бурычына кагыла.

Башка очракларда банк заемчыга кулланучылар кредитының альтернатив вариантын (займ) тәкъдим итәргә бурычлы, ул кыйммәтрәк булырга мөмкин (югары процент ставкасы белән).

Моннан тыш, иминиятләштерү хезмәте көчләп тагылган булып чыкса һәм аны рәсмиләштерү мизгелендә банк хезмәткәрен страховка кирәкми дип ышандыру мөмкинлеге булмаса, кулланучы мондый хезмәттән килешү төзегәннән соң 14 көн дәвамында баш тартырга хокуклы.

 

Кулланучылар хокукларын яклау хэм кеше иминлеген саклау олкэсендэ күзәтчелек итү федераль хезмэтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль булеге (Актаныш).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев