Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Көрәш буенча Россия чемпионнарына Актаныш районы башлыгы рәхмәт белдерде

Көрәшчеләр һәм аларның остазлары чакырылган иде

Көрәш буенча Россия чемпионнары Фарис Хуҗин, Илназ Шәмсиев, Айнур Фәтхуллин, Искәндәр Басыйровка Актаныш районы башлыгы рәхмәт белдерде. “Тормыш – үзе үк тоташ көрәш ул. Көчлеләр алга таба бара. Россия күләмендә җиңгән егетләр тормышта да бирешмәс, нык булыр,” – диде Энгель Фәттахов аларны тәбрикләр алдыннан.

Әлеге күңелле очрашу 19 март көнне район Советының киңәшмәләр залында үтте. Рәхмәт хатлары тапшырылды, яңа җиңүләргә рухландыручы матур теләкләр җиткерелде.

Көрәшчеләр һәм аларның остазлары чакырылган иде. Актаныш көрәш федерациясе рәисе – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Мирхәйдәров район данын яклап бил алышкан, республика һәм Россия ярышларында уңышка ирешкәннәргә матди яктан булышу кирәклеге турында сүз алып барды. Чемпион егетләргә федерациянең акчалата бүләкләре тапшырылды.

Район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев быелгы турнирлар турында таныштырды. Әлегә, мәгълүм сәбәпләр аркасында, ярышлар туктатылып торса да, тренировкалар дәвам итә. Чөнки көрәшчеләрне алда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган республика бәйгесе көтә. Сабантуйлар да озак көттермәс.

2020 елгы рейтингны билгеләүче, планга кертелгән 11 ярышның 5есе үткән. Аның нәтиҗәсе буенча, Актаныш 2 нче урында бара. Беренчедә – Әлмәт, өченчедә –Мамадыш районнары. “Узган елны 11 нче урын белән тәмамладык. Быел призлы урыннан төшмәскә иде”, – дигән максат куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев