Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күрше әтәче, кычкырып, иртүк йокыдан уятса...

Районның административ комиссиясенә гадәти булмаган сорау килеп кергән. Мөрәҗәгать итүче күршесеннән зарлана, административ чара күрүне сорый.

Нинди дәгъва ул, бу хакта район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов аңлатма бирде:

– “Шәһәрдән авылга кайттык. Йокларга ирек бирмиләр. Иртүк әтәчләр кычкыра, сыерлар, сарыклар көтүгә чыга”, – дигән зарланулы хәбәр керде. Тынычлыкны (тынлыкны) саклау законы буенча Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында һәм безнең Актаныш районында да бер төсле гамәлдә.

Закон нигезендә, кичке 10 сәгатьтән иртәнге 7 сәгатькә кадәр җырларга,музыка тыңларга, музыка уен коралында уйнарга, кычкырырга, сызгырырга, талашырга, кычкырып сөйләшергә, ремонт эшләре алып барырга, мебельне урыныннан күчерергә ярамый.

Этләр бертуктаусыз өрсә, автомобиль сигнализациясе бертуктаусыз кычкырса һәм бу хәл берничә тапкыр кабатланса, администртатив чара күрелергә мөмкин.

Авыл җирлегендә мал асрамыйча, кош-корт үрчетмичә яшәү мөмкин түгел. Әтәч, сыер, сарык кычкыра дип кенә күршедән зарлану урынсыз. Чөнки Актаныш – авыл хуҗалыгы районы, аның халык яшәгән мәйданы шәхси ярдәмче хуҗалык җирләреннән генә тора диярлек. Административ беркетмә төзегәндә дә йорт хайваны һәм кош-корты өчен түгел, этләр өчен генә чара күрелә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев