Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Марат Әхмәтов Актанышка депутат буларак килде

Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә ул Киров авылында урнашкан Актаныш сөт комбинаты белән якыннан танышты

26 февраль көнне ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов эш визиты белән безнең җирлеккә килде. Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә ул Киров авылында урнашкан Актаныш сөт комбинаты белән якыннан танышты. Биредә җитештерелгән продукцияне карады.

Мәгълүм булганча, Кировның данлыклы сөт заводы, зур күләмдә инвестиция җәлеп итеп, шактый үзгәрешләр кичерә. Сөт ризыкларының яңа төрләре эшләп чыгарылачак. Шулардан иң беренче булып, эремчек халыкка тәкъдим ителде. Комбинатның 300 граммлы “Молочные горки” эремчеге Актанышның берничә кибетенә сатуга куелган. Ак май җитештерү дә туктатылмаячак.

Актанышта сыйфатлы азык куллану юнәлешендә яңалыкка омтылыш көчле. Бу терлекчелектә нык сизелә. Илгиз Ялалов җитәкчелегендәге Актаныш ветеринария берләшмәсе узган ел өр-яңа лаборатор җиһаз белән баетылды. Болар барысы да авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында сыйфатлы продукция җитештерү максатын күздә тота.

Марат Әхмәтов терлек азыгын тикшерү лабораториясе эшчәнлеге белән дә җентекләп танышты.

Бу көнне Актанышта үзмәшгульләр күргәзмәсе оештырылган иде.Әлеге проект безнең җирлеккә кыю үтеп керде. Яңалык беркемне дә куркытмый, ахры. Чөнки программа белән кызыксыну арта, сафлар тулылана тора. Арада урта һәм өлкән буын кешеләре дә, хәтта мәктәп укучылары да бар. Шундыйларның берсе –яшь үзмәшгуль Риназ Исламхуҗин да күргәзмә үз товарларын алып чыккан. ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтовка ул сувенир бүләк итте. Соңыннан район Советы утырышында чыгыш ясап, Риназ эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Марат Әхмәтов район Советының 2019 ел йомгаклары буенча уздырылган утырышында да катнашты.

Бу көнне Актанышта үзмәшгульләр күргәзмәсе оештырылган иде. Әлеге проект безнең җирлеккә кыю үтеп керде. Яңалык беркемне дә куркытмый, ахры. Чөнки программа белән кызыксыну арта, сафлар тулылана тора. Арада урта һәм өлкән буын кешеләре дә, хәтта мәктәп укучылары да бар. Шундыйларның берсе –яшь үзмәшгуль Риназ Исламхуҗин да күргәзмә үз товарларын алып чыккан. ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтовка ул сувенир бүләк итте. Соңыннан район Советы утырышында чыгыш ясап, Риназ эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Марат Әхмәтов район Советының 2019 ел йомгаклары буенча уздырылган утырышында да катнашты.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев