Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Мәдәният” милли проекты

Актанышның сәнгать мәктәбенә яңа җиһазлар кайта

21 май көнне Актаныш балалар сәнгать мәктәбенә өр-яңа тынлы һәм кыллы уен кораллары кайтты. “Мәдәният” милли проекты кысаларында республика районнарын музыкаль инструментлар белән тәэмин итү Россия Президенты Указы нигезендә федераль үзәктән башкарыла. Моңа кадәр бүлмә җиһазлары кайткан иде, әле тагын көтәбез, безнең мәктәп 7 миллион сумлык уен кораллары белән баетылачак”, - диделәр Актаныш сәнгать мәктәбендә.

“Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты ярдәмендә быел республиканың 11 сәнгать мәктәбе һәм 3 һөнәри музыкаль белем бирү учреждениесенең матди-техник базасы ныгытылачак. Барысы 106384500 сум ( 61703000 сумы – федераль, 44681500 сумы республика бюджетыннан) бүлеп бирелгән. Актаныш балалар сәнгать мәктәбе өчен 7598758 сум каралган.

10 шкаф, 24 урындык, 5  тумпочка һәм интерактив такта кайткан иде. Пәнҗешәмбедә 7 саксофон, 12 флейта, гитара килеп җитте. 

Хәзер инде 6 фортепиано, рояль, балалейка, аккордеон, баян, барабан, думра, тавыш җиһазларын көтәләр. Барлыгы 75 төрдәге исемлек. Мәскәүдән үк кайта алар. ТР Мәдәният министрлыгында бер бүлек шушы проектның гамәлгә ашуын күзәтеп тора. 

“Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре, шул исәптән безнең сәнгать мәктәбе 2020 елдан яңа профессиональ стандартка күчеп бетәчәк. Белем бирү сыйфаты бермә-бер күтәрелер дип көтелә. Бу мәктәпләрдә укыган балалар киләчәктә, һичшиксез, һөнәри белем бирүче уку йортларына керергә әзер булырга тиеш. Шуңа ирешү өчен матди базасын ныгыту зарур. Кадрларыбыз югары әзерлекле, тәҗрибәле. Иң нык аксаганы – матди база иде”, - диде Актаныш балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Илфак Ибраһимов. 

2021 елда сәнгать мәктәбе оешуга 50 тула. Шушы көнгә кадәр хәтта 50 ел элек алынган инструментлар белән эшләргә туры килгән. 2019 елда район башлыгы ярдәме белән 1 млн сумлык уен кораллары алынган: 7 баян, халык уен кораллары ансамбле өчен инструментлар. 

2020 елда беренче мәртәбә рояль кайтачак. Ул үзе генә дә 2 млн сум тора. 500әр мең сумлык фортепианоларны да түземсезләнеп көтәләр. “Хикмәт суммада түгел, аларның кирәк булуында. Бу – шулхәтле олы хәзинә. Элеккеләрен дә яңартабыз. 15 баян кайтыр дип көтәбез. Болар барысы да – балалар өчен.  Авылларда филиалларыбыз бар. Аларның базасы да яңартылачак”, - ди Илфак Мирза улы. 

Яңа уку елына барысы да урнаштырылып бетәргә тиеш. Сәнгать мәктәбе укытучыларының кәефләре күтәренке. Алар бүген зур шатлык кичерә, яңа уку елына әзерләнә.

 

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев