Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәгариф министрлыгы WorldSkills чемпионаты тамашачыларына киңәшләр бирде

Һөнәри осталык буенча WorldSkills чемпионаты 22-27 августта Kazan Expo үзәгендә узачак.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). 22-27 августта Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты узачак. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы конкурс тамашачылары өчен берничә киңәш бирде. Ведомство Kazan Expo күргәзмә мәйданчыгына керү өчен бушлай электрон билет алырга киңәш итә. Аның буенча ярышларга теләгән кадәр тапкыр килергә була.

Билетны кәгазьгә бастырып алып килергә кирәк. Чөнки сканер телефон аша штрих-кодны укый алмаска мөмкин. “12 яшькә кадәрле балалар билетны мәҗбүри теркәргә яки алырга тиеш түгел. Әмма алар олы кешеләр белән килергә тиеш”, - диелә министрлык хәбәрендә. Ярышларга килер алдыннан тамашачыларга алдан үк үз маршрутларын төзеп куярга кирәк.

Kazan Expo үзәгенә килүнең берничә ысулы бар. Мәйданчыкка “Казан-1” вокзалыннан электричкада килергә була. Юл бәясе 40 сум, якынча ярты сәгатьтә килеп җитәргә була. Тагын бер ысул – тукталышлардан китә торган автобус трансферы. Шатллар “Мега” сәүдә үзәге һәм Дубравная метро станциясе яныннан китәчәк. Автобуска утыру өчен пассажир кәгазьгә бастырылган билетны күрсәтергә тиеш булачак.

“Kazan Expo үзәгенә килгәнче, монда керергә ярамаган объектлар исемлеге белән танышырга кирәк. Исемлек WorldSkills Kazan 2019 сайтында бар. Суга һәм эчемлекләргә булган башка чикләүләргә игътибар итәргә кирәк (500 миллилитрдан зуррак күләмдә шешәләр алып керү тыела)”, - диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә. Шулай ук ярышларны карарга килүчеләр өчен саклау камералары да эшләячәк.

Тамашачыларга уңайлы өс киеме һәм аяк киеме кияргә киңәш итәләр. WorldSkills ярышлары узачак территориянең зур, 58 гектар булуы әйтелә. Кечкенә балалар өчен коляскалар алырга киңәш ителә. Ярышлар башланыр алдыннан тамашачыларга дөнья чемпионатының рәсми сайтына яки кушымтасына кереп автобуслар расписаниесен карарга һәм ярышлар картасын өйрәнергә кирәк.

Ведомствода WorldSkills чемпионатының ачылу һәм ябылу тантанасы “Казан Арена” стадионында узачагын да әйттеләр. Билетларны һәр көнне 10:00 – 19:00 сәгатьләрдә, ярышларның рәсми сайтында, шулай ук стадион кассаларында сатып алырга мөмкин. Билетлар 300 – 1000 сум тора.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/08/191209/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев