Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Милли-мәдәни проект. Иске Богады клубына да чират җитте

Кайда нәрсә булачак, нинди үзгәреш кертеләчәк?

Авылларда мәдәни тормыш яңа сулыш кичерә. Бу рухи күтәрелештә дә, матди-техник базаны ныгытуда да күренә. Бигрәк тә, яңа бина төзелү, искесен танымаслык итеп ремонтлап кую ямь өстенә ямь өсти. Иске Богады авылындагы мәдәният йортына да чират җитте. Аның төзелүенә – 50 ел.

2019 елда “Мәдәни мохит” төбәк проекты һәм “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 60тан артык объект файдалануга тапшырылган. Аларда төзелеш һәм ремонт эшләре шушы максатчан программалар нигезендә алып барылган. Актаныш та калышмый.

20 март, изге җомга көнендә, бирегә проектчылар килде. Бөтен җирен җентекләп карап чыктылар. Кайда нәрсә булачак, нинди үзгәреш кертеләчәк? Бераздан түбәгә үк менеп, барысын да инә күзеннән үткәрделәр. Тәкъдимнәр, фикерләр әйтелде. Сөйләшүдә район башкарма комитетының төзелеш бүлеге, социаль һәм агарту бүлеге,төзелеш оешмасы, авыл җирлеге, мәдәният йорты җитәкче-белгечләре катнашты.

Бу хакта тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының киләсе саннарында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев