Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Митрополит Феофан: Конституциягә төзәтмәләр кертү — безнең мәнфәгатьләрне яклау

Илнең Төп законын үзгәртү гражданнар хокукларының социаль гарантиясен киңәйтергә һәм суверенитетны ныгытырга тиеш.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Конституциягә төзәтмәләр кертү Россия халкын социаль планда яклаячак һәм РФ халыкларына мәдәниятләрен, телләрен сакларга һәм үз мәнфәгатьләрен якларга мөмкинлек бирәчәк. Бу фикерне үзенең видеомөрәҗәгатендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан әйтте.

«Конституциягә төзәтмәләр кертү бик мөһим. Дәүләтебезнең гомер буе бәйсез һәм суверен булуы кирәкмиме әллә безгә? Безнең балалар, хатын-кызлар, өлкәннәрнең конституцион планда социаль якланган булуы кирәкмиме? Без халкыбыз белән бербөтен һәм без төзәтмәләр кертәчәк Конституция — безнең мәнфәгатьләрне алга таба яклау ул», — диде митрополит Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп.  

Россиянең Төп законын үзгәртү илгә киләчәк таләпләренә каршы торырга ярдәм итәчәк дип ышана владыка: «Күрәсезме, коронавирус нинди куркыныч китереп чыгарды — бу күзгә күренми торган дошман. Ә читтән никадәр авырлык! Ә Татарстан халкының бердәмлеге бөтен Россиягә күрсәтелергә тиеш, без икътисади һәм мәдәни яктан гына алга киткән республика түгел, ә үзебезнең сайлау өчен дә җаваплы.

Алдарак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Конституциягә төзәтмәләр кертү илнең киләчәк уңышларына нигез салырга ярдәм итәчәк дип белдергән иде.

Төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү 25 июньдә башлана һәм 1 июльдә төгәлләнә. 

https://tatar-inform.tatar/news/politics/24-06-2020/mitropolit-feofan-konstitutsiyag-t-z-tm-l-r-kert-bezne-m-nf-gatl-rne-yaklau-5751889

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев