Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мөнәҗәтләр һәм бишек җырлары

Иң бөек дәрәҗәгә ирешкән дүрт хатын-кызны беләсеңме?

Раббыбыз Аллаһны мактап, мөнәҗәт әйткән, бишек җыры көйләп, сабыен йоклаткан кадерле әни-әбекәйләребез, назлы хатын-кызларыбыз “Хатын-кызның күркәм сыйфатлары” бәйгесендә катнашты. Ислам дине аша әдәп-әхлакка, тәрбиялелеккә омтылган нәфис затларыбыз район башкарма комитеты һәм мөслимәләр берлеге тарафыннан оештырылган әлеге чараны гүзәл сыйфатка күтәрде. Мөселман дөньясы, гаилә җылысы, башкару осталыгы, пәйгамбәрләр чоры һәм бүгенге тормышыбыз күз алдыннан үтте. Ә залда һәм сәхнәдә бары тик хатын-кызлар гына иде.

Мөнәҗәт – Аллаһка ялвару, дога, яшерен әңгәмә, буыннан-буынга күчеп килгән тылсымлы хикмәт. Бәйгедә “Иң оста башкаручы”җиңүче дип Миңнур Мусина сайлап алынды.

Мөнәҗәтчеләр арасында Илгизә Муллаянова (Тыңламас), Флүсә Мансурова (Яңа Кормаш), Ләйсән Фәрухшина (Актаныш), Юлия Гыйльмуллина (Колын) - I, Әдибә Кәшбиева (Кыркаентүбә),Мәсфүрә Муллаянова (Апач), Гөлфәрия Мусина (Буазкүл),Эльвина Хаҗиева (Актаныш) - II, Гүзәлия Мирзанурова (Кыркаентүбә), (Апач), Роза Фәйзуллина (Яңа Әлем), Диләрә Батыргәрәева, Арина Вәлиевага (Актаныш)III урын бирелде.

Бишек җыры башкаручылардан Флүзә Нургалиева (Сәфәр), Чулпан Басыйрова, Диния Гыйльфанова, Энҗе Ильясова, Аделина Галимова, Мәрьям Арсланова (Актаныш) призлы урыннарга чыкты.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева һәм район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова тапшырды.

Бу хакта тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының алдагы санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев