Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Өлкәннәр үз ишек төбендә тавыш бирә

Тавыш бирү кампаниясе – пандемия шартларында

Ил күләмендә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү бара. Аның төп вакыты 1 июльгә билгеләнсә дә, коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү йөзеннән, дөнья күләмендә игълан ителгән пандемия сәбәпле, әлеге сәяси кампанияне уздыру берничә көнгә сузыла. Ә 65 яшьтән өлкәнрәкләргә сайлау участокларына килеп йөрисе дә түгел.

Район мәдәният йортында урнашкан 619 нчы санлы участок сайлау комиссиясе дә үз сайлаучыларын 25 июньдә ачык һавада урнаштырылган чатырда кабул итә башлады.

26 июнь көнне комиссия әгъзалары 65 яшьтән өлкәннәрнең өйләренә баруны оештырдылар. Иртәнге якта 40тан артык сайлаучының ишеген какты алар. Төштән соң тагын шулкадәр максат куелган. Өйдә йөрүне 3 көндә төгәлләргә исәплиләр.

– Махсус киемнәрдән йөрибез, дезинфекция үткәрәбез. Бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчатка һәм ручканы ишек тоткасына элеп тапшырабыз. Алар, гариза язганнан соң, бюллетеньгә тамга салып, күчмә урнага сала, – диде 619 нчы сайлау участогы комиссиясе әъзасы Рөстәм Мусин.

Әлеге участок исемлегендә теркәлгән 126 өлкән сайлаучы аларны өйләрендә көтә.

– Исән-имин яшәүләр насыйп итсен, иң мөһиме – шул. Хәзер инде миңа 73 яшь, өйгә килделәр. Без, олы яшьтәге кешеләр, мондый чарадан читтә калмаска тырышабыз, бу юлы да тавыш бирүдә катнаштым. Беркая барып йөрисе булмады, рәхмәт оештыручыларга, килүчеләргә, – диде Ленин проспектының 16 нчы йортында яшәүче Дамира Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев