Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ: Актаныш районы прокуратурасы авыл җирлеге башлыкларының берсен административ җаваплылыкка тартты

Прокуратура дәгъвасы тулысынча канәгатьләндерелә, суд карары үтәлә. Авыл җирлеге депутатының вәкаләте алдан туктатыла.

Актаныш районы прокуратурасы, авыл җирлеге башлыкларының берсен, прокурор таләбен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартты. Район прокуратурасы коррупциягә каршы закон үтәлешен тикшергәндә 2017 елда райондагы авыл җирлекләренең берсендә авыл җирлеге Советы депутаты булган шәхси эшмәкәрнең сөт сатудан  383131 сум 75 тиен күләмендәге кереме булуын ачыклый. Әлеге керем, депутатның үзенең һәм гаилә әгъзаларының керемнәр турындагы белешмәсендә күрсәтелмәгән.

2019 елның 21 мартында Актаныш муниципаль районы авыл җирлеге Советы адресына прокурор тарафыннан коррупциягә каршы закон бозуны төзәтү буенча күрсәтмә бирелә. Күрсәтмәнең резолютив бүлегендә алдагы Совет утырышында күрсәтмәне карау һәм нәтиҗәләрен тиешле вакытка язмача хәбәр итү кирәклеге искәртелә. 

Авыл җирлеге Советының 2019 елның 15 апрелендә һәм 13 августында узган утырышларында прокурор күрсәтмәсе каралмый, закон бозу төзәтелми, район прокуратурасына күрсәтмәгә җавап хәбәр ителми. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы авыл җирлеге башлыгының прокурор таләбен белеп үтәмәве сәбәпле, РФ КоАПның 17.7 маддәсе буенча административ хокук бозуын ачыклый. Прокурор карарын ТР Актаныш районы суды карый һәм 2000 сум штраф билгели.

Моннан тыш, район прокуратурасы коррупциягә каршы закон бозуны төзәтү буенча прокурор таләбенә авыл җирлеге Советының законсыз гамьсезлеген, төгәлрәк әйткәндә, Совет тарафыннан җирлек Советы депутатының депутатлык вәкаләтләрен алдан туктату турында карар кабул итмәвен тануны сорап, административ дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итә.   

Прокуратура дәгъвасы тулысынча канәгатьләндерелә, суд карары үтәлә. Авыл җирлеге депутатының вәкаләте алдан туктатыла.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев