Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Радик Сабиров: Бүгенге көн укучысы газетадан матурлык эзли

Утыз ел элек 17 август көнне «Шәһри Казан» газетасының беренче сигнал саны чыккан.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров фикеренчә, бүгенге көн укучысының басма газетадан матурлык эзли. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Интернетта иң популяр темалар — шоу-бизнес һәм фаҗигаләр, ә газетада укучы ул темаларны күрергә теләми. Элек безнең газетада криминал рубрикасы булган. Без бер колонка итеп кенә ул рубриканы кайтарып карадык, тик укучы кабул итмәде. Шунда ук кире элемтә килде», — дип сөйләде баш мөхәррир.

Радик Сабиров укучыларның файдалы киңәш, сорау-җавап һәм дин рубрикасын яратып укуларын әйтте. «Халыкны укудан мәхрүм итмәскә кирәк, чөнки халык укый башлады. Ул пандемия вакытында бик сизелде. Авыр булыр дип курыккан идек, ә укучыда, киресенчә, ихтыяҗ туды», — дип сөйләде Сабиров.

Утыз ел элек 17 август көнне «Шәһри Казан» газетасының беренче сигнал саны чыккан. «Ул вакытта милләт язмышы турындагы темалар актуаль булган һәм әдәбиятка бик зур урын бирелгән. Ул редакциядә бик күп шагыйрьләр эшләү белән бәйле булгандыр», — дип сөйләде Радик Сабиров.  

https://tatar-inform.tatar/news/culture/17-08-2020/radik-sabirov-b-genge-k-n-ukuchysy-gazetadan-maturlyk-ezli-5764110

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев