Актаныш

Район башлыгы журналистларны тәбрикләде

19май – Татарстан матбугаты көне. Шул уңайдан Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Әлеге җанлы очрашу хакимият бинасында үтте.

Энгель Фәттахов район журналистлары белән һәрдаим аралашып тора. Соңгы вакытта республиканың “Татмедиа” җитәкчелеге белән дә эшлекле сөйләшүләр активлашып китте. Мондый тыгыз элемтәләр матбугат чараларының – газета, телевидение, радио, интернет ресурсларының тормышта әһәмияте кимемәгәнен, киресенчә, заманчага яраклашып үсә баруын аңлата. 

Җылы аралашу вакытында Энгель Нәвап улы һәрбер тармак буенча үз фикерен әйтте. Коллективны борчыган проблемалар да читтә калмады. Бинага якын киләчәктә ремонт ясау сорала. Район башлыгы ярдәм итәргә ышандырды.  

– Куйган хезмәтегез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә бергәләп матур итеп эшләргә язсын, – дип, “Татмедиа” АҖ филиалы “Актаныш-информ” коллективына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм тәбрикләүләрен ирештерде.

– Шушы состав белән 2 елдан артык бергә эшлибез. Район җитәкчесе тарафыннан “Актаныш таңнары” газетасының бизәлеш сыйфатын, эчтәлеген яхшырту, яңалыкларны тизрәк һәм күбрәк күләмдә төрле чыганаклар аша яктыртып барып, халыкка барып җитү бурычы куелды.  Әлеге максатка әкренләп ирешеп, күп кенә эшләр башкарыла. Сезнең иҗат җимешегез бай. Тәкъдимнәрне дөрес итеп кабул итәсез. Яңалыкны, үзгәрешләрне матбугат ничек җиткерә, халык шулай аңлый. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт, – дип, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева котлауларны дәвам итте.

“Актаныш-информ” җитәкчесе Руслан Усманов соңгы вакытта башкарылган эшләр белән таныштырды.

Сөйләшү ахырында тагын да күңелле мизгелләр көтә иде: хезмәтләрендә уңышка ирешкән хезмәткәрләр бүләкләнде.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: