Сабантуйларны онлайн уздырыйк, диләр. Ничек була соң ул?
Инде Мәскәүдә Сабан туе онлайн узачак дип белдерделәр.
Мәскәү Сабан туе 4 июльдә онлайн-форматта узачак, бу хакта бәйрәмнең оештыру комитеты хәбәр итә.
4 июльдә җиде онлайн-локациядә тамашачылар игътибарына бәйрәмнең традицион мәйданчыклары тәкъдим ителәчәк - милли көрәш, халык уеннары, милли базар, аш-су остаханәләре, эстрада йолдызлары катнашында концерт, шулай ук танышу өчен виртуаль мохит, яшьләр проектлары күргәзмәсе, дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүчеләр белән турыдан-туры әңгәмә оештырылачак, диелә мохтарият белдерүендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев