Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САННАР СӨЙЛИ: Актаныш районының бер җирлеге үзара салым күләмен 1200 сум итеп билгеләгән

Актаныш районының Күҗәкә авыл җирлеге узган ел халыктан җыелачак үзара салым акчасының күләмен 600 сум итеп билгеләгән иде. Дәүләт тарафыннан арттырылып та кайткач, әлеге сумма җирлектәге шактый эшләрне башкарып чыгарга мөмкинлек биргән.

- Халыктан җыелган акчаның тиененә кадәр хисап тотып барабыз. Халык үзара салымның нинди максатларда тотылганын үзе үк күреп тора. Әлеге җыем җирлекнең һәр авылына да ярдәм күрсәтергә җитә. Шушы акчаларга мәдәният йортлары территорияләре, балалар мәйданчыклары койма белән әйләндереп алынды. Нәниләргә уен мәйданчыклары кайтарылды. Урамнарга электр чыбыклары үткәрелеп, экономияле режимда эшләүче лампалар куелды. Акча күбрәк булган саен, мөмкинлекләр дә сизелерлек арта, -  ди  бу нисбәттән Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Флүс кызы. 


Быел исә  Күҗәкә авыл җирлеге  үзара салым күләмен 1200 сум итеп билгеләргә тәкъдим иткән. Бүгенге референдумда авыл халкы әлеге уңайдан үз фикерен әйтәчәк. 


- Дәүләт шушы программа аша авыл җирлекләренә ярдәм кулы суза икән, моннан бит файдаланып калырга кирәк. Әле безнең җирлектә башкарыласы эшләр шактый күп. Алар сафына 1966 елгы һәйкәлгә тулы реконструкция  үткәрү дә, зиратларны карау кебек изге эшләр дә кергән. Халык дөрес аңлап, дөрес кабул итсен иде. Акчалар бары тик үзебезнең җирлек өчен генә тотыла ич, - дип искәртә авыл башлыгы. 

Хәер, Күҗәкә авыл җирлегендә кемнеңдер килеп эшләгәнен  көтеп ятмыйлар. Халык авыл эчендәге өмәләрдә дә, күмәк эшләрдә дә бик теләп катнаша. Бүгенге референдумда да алар активлык күрсәтә. Җирлектәге ике сайлау участогына көн дәвамында 547 кеше килергә тиеш булып, бу вакытка референдумда катнашучылар саны 65%ны тәшкил иткән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев